Мәдәният һәм сәнгать

Зәй фольклор коллективлары “Түгәрәк уен”да катнашты

Республикада "Иске Казан түгәрәк уены" дип аталган татар фольклоры фестивале старт алды. Аның төбәк турлары районнарда уза. Берничә көн элек Менделеевск шәһәрендә узган фестивальдә Зәйдән шактый иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Алар - район мәдәният йортыннан (Иске Зәй бистәсе) "Ирнә" вокаль ансамбле, "Җиләк" керәшен фольклор ансамбле, вокаль-инструменталь ансамбль, Аксардан...

Республикада "Иске Казан түгәрәк уены" дип аталган татар фольклоры фестивале старт алды. Аның төбәк турлары районнарда уза. Берничә көн элек Менделеевск шәһәрендә узган фестивальдә Зәйдән шактый иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.

Алар - район мәдәният йортыннан (Иске Зәй бистәсе) "Ирнә" вокаль ансамбле, "Җиләк" керәшен фольклор ансамбле, вокаль-инструменталь ансамбль, Аксардан "Балкыш" фольклор-этнографик ансамбле, Бигештән Тәскирә Гатауллина (мөнәҗәт әйтү). Район мәдәният йорты коллективлары дипломнар белән бүләкләнде.

Татар фольклор фестиваленең финалы Биектау районында республика шәһәр-районнарыннан сайлап алынган иң яхшы чыгышлардан торган концерт белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Зәй фольклор коллективлары “Түгәрәк уен”да катнашты
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәдәният һәм сәнгать