Күптән түгел шәһәрдә "Зәй гүзәле - 2011" бәйгесе үтте. Анда мәктәпләрдә оештырылган конкурсларда җиңгән 11 кыз катнашты. "Зәй гүзәле - 2011" исеменә Айгөл Әгъзамова лаек булды. Яшьлек дәрте бөркелеп торган кызлар - барысы да чибәр, чая, җыр-биюгә оста. Алар - Марина Ширшова (3нче мәктәп, XI сыныф), Людмила Куприянова (7, IX),...
Күптән түгел шәһәрдә "Зәй гүзәле - 2011" бәйгесе үтте. Анда мәктәпләрдә оештырылган конкурсларда җиңгән 11 кыз катнашты. "Зәй гүзәле - 2011" исеменә Айгөл Әгъзамова лаек булды.
Яшьлек дәрте бөркелеп торган кызлар - барысы да чибәр, чая, җыр-биюгә оста. Алар - Марина Ширшова (3нче мәктәп, XI сыныф), Людмила Куприянова (7, IX), Ангелина Галактионова (6, XI), Диләрә Шәйхетдинова (1, VIII), Айгөл Әгъзамова (татар гимназиясе, XI), Лилия Ризванова (6, X), Алена Борисова (4, X), Анастасия Якунина (6, IX), Орнелла Елизарова (3, X), Татьяна Захарова (политехник колледж, III курс) һәм беренче мәртәбә авыл мәктәбеннән катнашучы Илүзә Гыйльфанова (Түбән Биш, IX).
Гүзәлләр бәйгесе 6 бүлектән торды. Анда кызлар үз-үзләре белән мәгънәле итеп таныштыруда, саксофон музыкасы астында кичке күлмәкләр киеп матур бию композициясе башкаруда, хореографик чыгышларда, пародияләргә конкурста, көнчыгыш биюләре башкаруда көч сынаштылар. Аларның һәр хәрәкәтен "Мисс Татарстан" иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова рәислегендә мәртәбәле жюри җентекләп күзәтте. Нәтиҗәдә Айгөл Әгъзамова "Зәй гүзәле - 2011" бәйгесе җиңүчесе булды. Бу аңа республика күләмендә уздырылачак ярышта катнашу мөмкинлеге бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев