"Энергетик" Мәдәният сараенда "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр һәм курчак театрлары коллективларының республика смотр-конкурсы үтте. Татарстанда 1843 үзешчән театр исәпләнә, шуларның 111е халык театры исемен йөртә. Халык театрларының 83е - татар, 23е - рус, 4се - чуваш, 1се - удмурт телендә. Республикада 300 балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр театры бар. Бу инде елга кимендә 300...
"Энергетик" Мәдәният сараенда "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр һәм курчак театрлары коллективларының республика смотр-конкурсы үтте.
Татарстанда 1843 үзешчән театр исәпләнә, шуларның 111е халык театры исемен йөртә. Халык театрларының 83е - татар, 23е - рус, 4се - чуваш, 1се - удмурт телендә. Республикада 300 балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр театры бар. Бу инде елга кимендә 300 спектакль куела дигән сүз. Төбәк бәйгесенең максаты булып үзешчән театрларны барлау, үзешчән артистларның уйнау осталыгын арттыру тора. Ул Татарстанда быел 12нче мәртәбә уза. Элек "Алтын битлек" исеме белән йөртелсә, хәзер "Иделкәем" дип атала. 10 ел дәвамында йомгаклау турлары - Чаллыда, соңгы 2 елда Казанда үтә. Чөнки балалар өчен меңьеллык тарихы булган Казан - ул сәяхәт, ул - стимул.
Бәйгегә Бөгелмә, Ютазы, Лениногорск, Баулы районнарыннан балалар һәм яшүсмерләр театрлары килде. Республиканың халык театрлары белән эшләүче белгече Камил Саттаров һәр үзешчән театрга үзенең фикерен белдерде.
- Кайчандыр бер профессиональ театр турында хыялланган татар халкының бүгенге көндә дистәләгән профессиональ театры, меңләгән үзешчән, һәвәскәр театры бар, алар - халык мәхәббәтен яулаган театрлар. Һәр театрның үз тамашачысы, үз геройлары, - диде ул.
Бөгелмәдән "Прогресс" балалар театры бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән иде. Жюри аларның сәхнә эшеннән канәгать калды.
Бәйгедә бездән "Энергетик" Мәдәният сараенда эшләүче "Мальвина" курчак театры һәм "Ядегәр" халык театрының яшьләр төркеме катнашты. "Мальвина" рус халык әкияте "Колобок"ны сәхнәләштерде. Әлеге театр 2003 елдан эшли. Аның җитәкчесе Әминә Зарипова әйтүенчә, аларның бу төр бәйгеләрдә икенче мәртәбә катнашуы. Әкият геройлары - курчакларны ул үзе тегә, ә курчаклар Гүзәл Хәлиуллина теле белән сөйләшә. Алар спектакльләрне авыл, балалар бакчалары, мәктәп сәхнәләрендә күрсәтә. "Ядегәр" халык театры жюри хөкеменә "Атындык без таганда" исемле драма тәкъдим итте. Әсәрне сәхнәгә яшь режиссер Николай Тавлинов куйган. Бәйгедә катнашкан барлык коллективларга төрле номинациядә Дипломнар тапшырылды. Жюри Казанда йомгаклау турында чыгыш ясаячак иҗат төркемен әлегә билгеләмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев