7 октябрьдән республикада ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча җыюны тыю турында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган,хат барлык районнарның мәгариф идарәләренә, килде. Анда мәктәп, сыйныф һәм башка кирәк-яраклар өчен ата-аналар комитеты, попечительләр советы, хәйрия фонды вәкилләре аша мәгариф оешмасы өчен акча җыю тыелуы турында хәбәр...
7 октябрьдән республикада ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча җыюны тыю турында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган,хат барлык районнарның мәгариф идарәләренә, килде. Анда мәктәп, сыйныф һәм башка кирәк-яраклар өчен ата-аналар комитеты, попечительләр советы, хәйрия фонды вәкилләре аша мәгариф оешмасы өчен акча җыю тыелуы турында хәбәр ителә. 10 октябрьгә кадәр министр хаты нигезләмәсе мәктәп, оешма стендларына урнаштырылырга, ата-аналар комитетларына җиткерелергә тиеш. Нигезләмәне бозган белем бирү оешмаларының вазифаи затлары дисциплинар җаваплылыкка тартылачак. Ә укучыларны экскурсияләргә, театр, кинога мәҗбүри алып бару булмасын өчен ата-аналар бу чараларны белем бирү оешмасы катнашыннан башка гына оештыру хокукына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев