Илнең киләчәге бүген балаларыбызны, яшүсмерләрне ничек формалаштырудан бәйле. Ә бу эштә педагоглар мөһим роль уйный. Яшь буынны тәрбияләү, белемле итү өчен педагогларны стимуллаштыру кирәк. Ил күләмендә моңа җитди игътибар бирелә. "Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру барышында "Иң яхшы укытучыларны бүләкләү" чарасы да шуны күздә тота. Россия Федерациясе хөкүмәте боерыгы нигезендә...
Илнең киләчәге бүген балаларыбызны, яшүсмерләрне ничек формалаштырудан бәйле. Ә бу эштә педагоглар мөһим роль уйный. Яшь буынны тәрбияләү, белемле итү өчен педагогларны стимуллаштыру кирәк. Ил күләмендә моңа җитди игътибар бирелә. "Мәгариф" илкүләм проектын тормышка ашыру барышында "Иң яхшы укытучыларны бүләкләү" чарасы да шуны күздә тота. Россия Федерациясе хөкүмәте боерыгы нигезендә Татарстан педагогларына әлеге максат өчен 5,2 миллион сум субсидия каралган. Ул исә "Иң яхшы укытучы" исеменә лаек булган 26 педагогка 200әр мең сум күләмендә бүленә. Ә бу исемгә лаек булу өчен республика педагоглары арасында ярыш бара. Районда аңа 9 укытучы дәгъва итеп, үз эшен презентацияләде.
Киң җәмәгатьчелек алдында зур бүләккә дәгъва кылучы педагоглар соңгы өч елда укучыларының белем дәрәҗәсе үсешен, дәрестән соң файдалы шөгыльләр белән мавыгу, укучыларның социаль позитив тәҗрибәсе өчен тудырылган шартлар, белем бирүне заманча технологияләргә нигезләнеп алып бару, үз эш методикасын һәм һөнәри үсешкә омтылуын күрсәтергә тиеш иде. Әлеге җитди бәйгедә Татьяна Арифуллина (1нче мәктәп, биология укытучысы), Гөлфинә Хөснетдинова (2, башлангыч сыйныф), Гөлнар Хуҗина (4, рус теле һәм әдәбияты), Әнзилә Нигъмәтҗанова (6, музыка), Ирина Догадина (6, башлангыч сыйныф), Лариса Любавина (6, башлангыч сыйныф), Ирина Ильина (7, башлангыч сыйныф), Илшат Галиев (Югары Шепкә, физика, математика, информатика), Михаил Липатов (политехник колледж, информатика) катнаша.
Гөлфинә Хөснетдинованың педагогик концепциясе биш өлештән тора: һөнәри осталык һәм үз өстеңдә эшләү, заманча технологияләр куллану, дәрестән соңгы креатив эшчәнлек, сыйныфның тәрбия системасы, күп аспектлы мониторинг системасы. IV "А" сыйныфы җитәкчесе төпле белем өчен баланың иң беренче чиратта тәрбия ягы камил булырга тиеш дип саный. Ә Гөлнар Хуҗинаның нәтиҗәле эше, укучыларының дәүләт имтиханнары, фән олимпиадаларында ирешкән уңышлары махсус таблицада чагылдырылып, уңай тәэсир калдырды. Ирина Ильина укучыларын һәрчак актив яшәргә өндәве белән үзенчәлекле. Алар төрле бәйгеләрдә үз-үзләрен сынап караудан читтә калмый. Илшат Галиев төгәл фәннәр буенча укучыларга ныклы белем бирүе өстенә, "Яшь техник" түгәрәге дә алып бара. Лего-роботлар төзү белән аның укучылары республикада гына түгел, Мәскәүдә дә билгеле. Күптән түгел алар илкүләм бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. "Иң яхшы укытучы" исеменә дәгъва кылучыларның иң яше - Михаил Липатов. Хезмәт тәҗрибәсе биш ел гына булуга карамастан, аның уңышлары җитәрлек. Ул республика урта һөнәри уку йортлары хезмәткәрләре арасында иң яхшы педагог исеменә лаек булган.
-Мин балаларга белем биргәндә, үзең дә белем алуны, камилләшүне туктатма, дигән лозунг астында эшлим. Замана яшүсмерләренә белем бирү өчен үз өстеңдә даими шөгыльләнү кирәк, - ди ул.
Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәсендә педагоглар барысы да "Иң яхшы укытучы" исеменә лаек дип табылды һәм республикага тәкъдим ителде.
Район башлыгы урынбасары, проектны тормышка ашыру буенча совет рәисе Роберт Халитов алдагы елларда бәйгедә авыл мәктәпләре укытучыларын да активрак катнашырга җәлеп итү мөһимлеген ассызыклады.
- Дөрес, мондый күләмле грант педагогка нык тырышып эшләгәндә генә бирелә. Үзен әлеге бүләккә лаек дип тапкан, үз-үзенә ышанган, югары нәтиҗәләргә ирешүгә белемен дә, вакытын да кызганмаган укытучыларыбыз шактый. Авыл мәктәпләре педагогларының да куркып калмавын телим, - дип мөрәҗәгать итте ул укытучыларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев