Бу көннәрдә Зәй шәһәренең 7нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Альфира Исакова Сингапурдан өч атналык укулардан кайтты. Биредә әлеге укыту методикасы буенча Татарстанда иң яхшы дип табылган 30 педагог 13 июньнән 4 июльгә кадәр стажировка үтте. Бу укуларда катнашу өчен республика укытучылары берничә этаптан торган сайлап алу туры аша узды. Татарстан...
Бу көннәрдә Зәй шәһәренең 7нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Альфира Исакова Сингапурдан өч атналык укулардан кайтты. Биредә әлеге укыту методикасы буенча Татарстанда иң яхшы дип табылган 30 педагог 13 июньнән 4 июльгә кадәр стажировка үтте. Бу укуларда катнашу өчен республика укытучылары берничә этаптан торган сайлап алу туры аша узды. Татарстан Президенты тәкъдиме белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы дүрт елдан артык Сингапурның EDUCARE компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә - алар тарафыннан республика укытучыларының һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелгән махсус проект тормышка ашырыла. Иң башта ул башкала мәктәпләрендә җәелдерелсә, узган уку елында район, авыл мәктәпләрендә, шул исәптән бездә дә кулланыла башлады. Моның өчен район, авыл мәктәпләреннән сайлап алынган укытучылар махсус тренинглар узды, соңрак үз өйрәнгәннәрен район мәктәпләрендә башка педагоглар белән дәресләр үткәрү формасында уртаклашты. Альфира Исакова - нәкъ менә шул сингапур методикасы буенча эшләүгә беренчеләрдән булып алынды, ул - әлеге яңа методиканы җәелдерү бурычы йөкләнгән муниципаль тренер.
- Сингапурда үткән өч атналык укуларда без нигездә "Школа превосходство" программасы буенча белем бирү методикасын өйрәндек. Ул белем бирүдә алдынгы технологияләрне кулланып, замана балаларына тиешле дәрәҗәдә кирәкле мәгълүматлар җиткерү осталыгын, белем бирүнең югары үсештәге формасын куллануны күз уңында тота. Чөнки хәзер укучылар коммуникатив технологияләрдән, интернет челтәреннән бик оста файдалана, ә аларны әлеге мөмкинлекләрдән тиешле мәгълүматлар алырга өйрәтү өчен укытучының да алардан камил файдалана белүе кирәк. Дөрес, кайбер педагоглар бу яңача укыту методикасын кире кагарга тырыша, әмма технологик прогресс көнләп түгел, сәгатьләп барган бу заманда белгәнең белән генә канәгатьләнеп яшәү урынсыз дип саныйм. Бу гел сингапурча гына укытугакүчү дигән сүз түгел. Аның асылы дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгариф методикасының безнең мәктәп һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын үзләштерү, кулланудан гыйбарәт. Төп максат - тыйнак, үз фикерен өздереп әйтә белмәүче укучыдан актив шәхес тәрбияләү, - ди Альфира Габделбәровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев