Шәһәребезнең балалар иҗат йортында "На старт, космо-star" дип исемләнгән III ачык интеллектуаль уен үткәрелде. Россия космонавтикасына багышланган әлеге бәйгедә шәһәр мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Бу өлкә буенча максатчан шөгыльләнүче безнең район һәм Алабуга институты педагогларыннан торган жюри астрономия буенча укучыларның белемен югары бәяләде. Интеллектуаль уен моннан өч ел элек Зәй...
Шәһәребезнең балалар иҗат йортында "На старт, космо-star" дип исемләнгән III ачык интеллектуаль уен үткәрелде. Россия космонавтикасына багышланган әлеге бәйгедә шәһәр мәктәпләреннән 7 команда катнашты. Бу өлкә буенча максатчан шөгыльләнүче безнең район һәм Алабуга институты педагогларыннан торган жюри астрономия буенча укучыларның белемен югары бәяләде.
Интеллектуаль уен моннан өч ел элек Зәй балалар иҗат йорты башлангычы белән старт алып, "Республика мәктәптән тыш эшләр" учреждениесе тарафыннан хупланды. Бәйгедә республика районнарыннан да астрономия, космонавтика белән кызыксынган балалар катнаша ала. Ике ел рәттән зәйлеләр күрше-тирә шәһәрләрдән килгән командалар белән көч сынашса, быел билгеле сәбәпләр аркасында читтән командалар килә алмады. Шулай да балалар галәм киңлекләре белеме буенча үзара көч сынашуга җитди әзерләнде.
- Без уен сорауларын бәйге барышында гына бирәбез. Балалар өй эше дип аталган этапка гына алдан әзерләнә. Астрономия буенча укучылары Россия олимпиадаларында җиңү яулаган ветеран укытучы Александра Петрова һәм Алабуга институтының физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Ирина Хвалченко әзерләгән сораулар быел аеруча катлаулы иде. Мин укучылар сынатмаса ярар иде, дип бераз шикләнеп тә калдым. Ә укучыларның үткен, фәнни ачышларга таянып биргән җавапларын ишеткәч, сөендем. Чөнки хәзер мәктәп программасында астрономия аерым фән буларак укытылмый, ә физикага өстәмә дәресләр итеп кенә бирелә, - ди педагогик фәннәр кандидаты, югары квалификацияле укытучы, Түбән Биш мәктәбе директоры Сергей Чернов.
Конкурсның төп максаты - яшь буында космонавтикага карата кызыксыну уяту, бу өлкәдәге фәнни һәм техник мәсьәләләрне чишәргә тарту, астрономиягә иҗади якын килү, бу һөнәргә җәлеп итү, Россия космонавтикасы аша патриотик рух тәрбия-ләү. Укучылар "Визит карточкасы", "Космик сәяхәт", космосны өйрәнү өчен кирәкле булган техника макеты ясау һәм модельне А-4 форматында сызып аңлату буенча көч сынашты. Жюри аеруча активлык күрсәткән һәм нигезле җаваплары белән сокландырган 4нче мәктәп укучылары Кирилл Лукин һәм Владимир Кондратенконың бу өлкәдә уңышлы киләчәген фаразлады. Шулай ук башка укучыларның да галәм киңлекләре турында хәбәрдар булуы жюри әгъзаларында соклану уятты.
- Уңышларның елдан-ел сөендерүен күреп, без ки-рәкле эшкә тотынуыбызны аңладык. Астрономия аерым фән буларак укытылмаса да, ул фән олимпиадаларына кертелгән. Без укучыларга олимпиадаларда уңышлы катнашырга ярдәм итү максатында өстәмә шөгыльләнүче балалар белән әлеге өлкәдә җитди эшлибез. Бәйгене дә кечерәк олимпиада формасында уздыру юкка түгел. Теләгебез - аңа мөмкин кадәр күбрәк сәләтле балаларны җәлеп итү, - ди балалар иҗат йорты методисты Лилия Шәяхмәтова.
Нәтиҗәләргә килгәндә, «На старт, космо-star»да җиңүне 4нче мәктәп командасы яулады. 2нче мәктәп - II, 1нче һәм 3нче мәктәпләр III урыннарны бүлеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев