Мәгариф һәм тәрбия

Бала фәнни эш яклый

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә укучыларның «Эзләнү һәм казанышлар офыгы» дип исемләнгән VI фәнни-гамәли төбәк конференциясе үтте. Анда мәртәбәле жюри игътибарына Зәй, Әлмәт, Түбән Кама укучылары тарафыннан 83 фәнни эш тәкъдим ителде. Укучыларның секцияләрдәге эшен күзәтү һәм бәяләүдә икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы фәнни хезмәткәрләре, Татарстан экология һәм табигый...

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә укучыларның «Эзләнү һәм казанышлар офыгы» дип исемләнгән VI фәнни-гамәли төбәк конференциясе үтте. Анда мәртәбәле жюри игътибарына Зәй, Әлмәт, Түбән Кама укучылары тарафыннан 83 фәнни эш тәкъдим ителде. Укучыларның секцияләрдәге эшен күзәтү һәм бәяләүдә икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы фәнни хезмәткәрләре, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе өлкән белгечләре, районыбыз укытучылары, табиблар, музей, китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Конференцияне мәгариф идарәсе башлыгы Рафаил Кәрамов ачты. «Яшь галимнәр»не алтынчы мәртәбә кабул итүче белем йорты директоры Светлана Ларина фәнни эш тәкъдим итүчеләрнең елдан-ел арта баруын билгеләп үтте.

- Беренче конференциягә 34 эш кабул ителгән иде, быел исә алар 100гә якын. Шулай ук башлангыч сыйныф укучыларының да эзләнү эшләренә тартылуы безнең дөрес юлда булуыбызны, киләчәккә ышанычлы, төпле фикерле яшьләр әзерләвебезне дәлилли, - диде ул.

Икътисад фәннәре кандидаты Дмитрий Осипов Зәй районында фәнни эшләр белән мавыгучы укучылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын, Кече академиянең бу уңайдан нәтиҗәле эшләвен ассызыклады. Тантаналы өлештән соң укучылар экология, биология, валеология, лингвистика, математика-информатика, физика, рус һәм татар филологиясе, туган якны өйрәнү секцияләренә бүленеп үзләре әзерләгән фәнни эшләрне якладылар. Мәсәлән, Югары Шепкә мәктәбенең VII сыйныф укучысы Лиана Габдриева, яшьтәшләре арасында сораштырулар үткәреп, яшүсмернең психологик портретын ачыклаган. Анда интеллектуаль дәрәҗә, хис һәм эмоцияләр чагылдырылган. Лианага бу эштә укытучысы Гөлнара Кашапова ярдәм иткән.

Валеология секциясендә чыгыш ясаган I сыйныф укучысы Дмитрий Кошенков (рәсемдә, укытучысы Ольга Мельникова) үзенең фикерләү сәләте белән барысын да таң калдырды. Ул әле бер яше дә тулмаган кечкенә сеңлесе мисалында ясалма сөт ризыклары белән тукландыруның бала организмына ничек тәэсир итүен өйрәнгән. Әнисеннән төрле ярмалардан ботка пешертеп, аны әзерләү процессын күзәткән һәм бу ризыкларны «Малютка» ясалма боткалары белән чагыштырып караган. Диманың беренче фәнни эшен жюри әгъзалары хуплады, алга таба да уңышлар теләде.

Секцияләрдәге эшчәнлеккә йомгак ясап, иң яхшы эш авторларына мәгариф идарәсе сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бала фәнни эш яклый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия