Яшүсмерләр арасында хокук бозуларның, җинаятьчел гамәлләрнең барлыкка килүе, беренче чиратта, без - өлкәннәрнең аларга дөрес юнәлеш, тәрбия бирмәве нәтиҗәсе. Әлеге җитди мәсьәлә хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында төп тема булды. Яшүсмернең, хәтта әле яшүсмерлектән чыгып кына килүченең әйләнә-тирәдәгеләргә карата тискәре мөнәсәбәтенә, җәмгыятькә ачулы карашына кайчагында исең китә....
Яшүсмерләр арасында хокук бозуларның, җинаятьчел гамәлләрнең барлыкка килүе, беренче чиратта, без - өлкәннәрнең аларга дөрес юнәлеш, тәрбия бирмәве нәтиҗәсе. Әлеге җитди мәсьәлә хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында төп тема булды.
Яшүсмернең, хәтта әле яшүсмерлектән чыгып кына килүченең әйләнә-тирәдәгеләргә карата тискәре мөнәсәбәтенә, җәмгыятькә ачулы карашына кайчагында исең китә. Ә төбенә төшеп карасаң, аның нигезендә ата-ананың начар үрнәк күрсәтүе, бала алдында килеп туган мәсьәләне чишәргә ярдәм итәрдәй кешенең янәшәдә булмавы һәм башка без - өлкәннәр игътибары җитеп бетмәгән сәбәпләр тора.
Статистик мәгълүматларга күз салсак, агымдагы елның 9 аенда районда яшүсмерләр тарафыннан кылынган 7 җинаять теркәлгән. Шуларның 5се - урлашу, 2се машина куып китү белән бәйле. Әлеге саннар, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, икегә ким булса да, тынычланырлык урын юк. Ә иң борчыган мәсьәлә булып хокук бозуларның башлангыч сыйныф укучылары арасында күзәтелүе тора. Мәсәлән, 31 августта IV сыйныфка барырга җыенучы малай 8 яшьлек икенче бер балага таш белән атып, уйнап йөрүче баланың күзенә тидерә. Нәтиҗәдә әлеге бала бер күзсез кала, хәзер ул Казанда республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Ә бала сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян салучы малай өйдә укыту режимына күчерелгән. Аның психик халәтен тикшерү зарурлыгы бар, чөнки моңа кадәр дә малайның агрессив гамәлләре күзәтелгән. Икенче очракта ике башлангыч сыйныф укучысы һәм бер мәктәпкәчә яшьтәге баланың тәрәзә ватып, хулиганлык кылып йөрүе ачыклана. Ә Рәфыйков белән Комсомол урамнары чатында «Мицубиси» автомобиле руль артына утырган 8 яшьлек малайны урамнан үтүчеләр туктатмаса, аяныч нәтиҗәләр килеп чыгу куркынычын күзаллау кыен түгел. Һәр очракта да, һичшиксез, төп гаеп ата-анада, аның тәрбиясе өчен җаваплы өлкән кешедә.
- Баланың чамадан тыш кыланып, шамакайлануына өлкәннәр җитди карамый, кечкенә әле аңлап эшләми, дип акланырга ярата. Ә бит кечкенәдән аны үз гамәлләре өчен җавап тотарга өйрәтмәгәндә, боларның аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлатмаганда, төзәтеп булмаслык хаталар ясалырга мөмкин. Без махсус комиссияләргә тәртип бозган яшүсмерләрнең ата-аналарын еш чакырабыз. Әмма баласының бу начар гамәлне ни өчен эшләгәнен ачыклыйсы урында, кайберәүләр аны якларга, кемнәрнедер башка берәүләрне гаепләргә керешә. Нәкъ менә шундый тәрбия алымы баланы боза да, - ди балигъ булмаганнар комиссиясе җаваплы сәркатибе Альмира Галләмова.
Хокук бозган өчен махсус исәпкә алынучылар нигездә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Мәсәлән, профилактик исәптә торучы 52 имин булмаган гаиләдә 104 балигъ булмаган бала үсә. Мондый гаиләләрнең 38е - шәһәрдә, 14е авылларда яши. Дөрес, бу гаиләләрнең кайберләрендә тырышып укучы, хезмәт сөюче балалар да бар. Әмма аларның тотрыклы үсешенә, нигезле белем алуына еш кына йортта әти-әниләре тарафыннан оештырылучы эчү мәҗлесләре комачаулый. Авыл җирлекләре башлыклары биргән мәгълүматлар буенча, үз хуҗалыклары белән яшәүче имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күпчелеге тырышлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Әмма аларга ярдәм кулы сузучы булмаса, авырлыкларны баланың җиңә алмавы да мөмкин. Өлкәннәрнең исерткеч эчемлек кулланып, тәртипсез тормыш алып барып начар үрнәк күрсәтүе баланы баткак тормышка сөйрәмәс дип беркем дә гарантия бирә алмый. Утырышта яңгыраган бер очракта әнисе белән генә яшәүче яшүсмер малайның үз алдына максат куюы турында сөйләнде. Эчү белән мавыгучы әнисен притоннардан эзләп алып кайтучы бала үз-үзенә бу баткаклыкка төшмәскә сүз биргән. Нык характерлы малайга кимсенеп яшәү бер дә ошамый. Аның нияте - яхшы һөнәр үзләштереп, тормышта үз урынын табу, әнисен терелтү. Әлбәттә, бу балага ярдәм итәсе, аның һәр соравына нигезле җавап эзлисе, кызыксындырган юнәлешләрдә юл күрсәтәсе килә, ди педагоглар.
Ләкин мондыйлар күп түгел. Ә имин булмаган гаиләдә контрольсез булган яшүсмерләргә карата явыз ниятле адәмнәрнең җәберләү, көч куллану гамәлләре арта бара. Шуңа күрә өстәмә күзәтү бик мөһим икәнлеге ассызыклана, чөнки һәрьяклап кыерсытылган, проблемаларны чишү алдында берүзе калганнар үз-үзләренә кул салудан да ерак йөрми. Политехник колледж директоры Николай Воропаев әйтүенчә, әлеге уку йортына мондый проблемалы яшүсмерләр ел саен килеп тора. Колледж педагоглары егет-кызларның куркыныч адымны ясауга бармавы өчен төрле тәрбия алымнары куллана, хәтта социаль челтәрдә яшүсмерләр аралашуы даими контрольгә алына. Борчылырдай язмаларга тап булганда, алар яшьләрне психологлар күзәтүенә куя.
- Бала хокук бозучы да, җинаятьче дә булып тумый. Аларны шундый тискәре гадәтләрне өстен итәргә без - өлкәннәр этәрәбез. Шуңа күрә һәркемнән - ата-анадан да, социаль тәрбиячедән, укытучыдан, хокук саклау органнары, профилактик эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәр өлкә хезмәткәреннән дә бердәм хезмәт сорала. Имин булмаган гаиләдән бала беренче сыйныфка укырга керүгә, аның мәктәптә үз-үзен тотуын күзәтеп, шикле гамәлләр сизелгәндә, кичекмәстән ныклы тәрбиягә алу кирәк. Проблеманы бүген чишмәсәк, киләчәктә әлеге кечкенә "разбойник"тан куркыныч җинаятьче чыгуы ихтимал. Чирен яшергән - үлгән. Аз гына проблема сизелүгә ук дәвалау чарасын күрү - безнең бурычыбыз, - дип басым ясады район башлыгы Татьяна Воропаева, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүнең мөһимлеген искәртеп.
Без - әти-әниләр сабыебызның үсеп җитүен, аңа яхшыны яманнан аера белергә күптән вакыт икәнен сизми дә калабыз. Ә баланың ниндидер ярамаган эш башкаруын ачыклаганда, соң булырга мөмкин. Шуңа күрә көн саен аның нәрсәләр белән шөгыльләнүен, баланы нәрсә кызыксындыруын даими игътибар үзәгендә тоту кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев