Мәгариф һәм тәрбия

Бала ятимлекне тоймасын

Ятим бала алып, аны үз итеп, тәрбияләп, аңа чын әти-әни булып яшәүчеләргә һәйкәл куярлык. Чит бала алып тәрбиялим дип әйтүе генә ансат. Сер түгел, соңгы елларда акча өчен генә ятимнәрне опекунлыкка алучылар да бар. Матбугатта, радио-телевидениедә сабыйларны җәбер-ләп яшәүчеләр, кабат балаларны илтеп тапшырып, кеше язмышы белән уйнаучылар турында еш языла,...

Ятим бала алып, аны үз итеп, тәрбияләп, аңа чын әти-әни булып яшәүчеләргә һәйкәл куярлык. Чит бала алып тәрбиялим дип әйтүе генә ансат. Сер түгел, соңгы елларда акча өчен генә ятимнәрне опекунлыкка алучылар да бар.

Матбугатта, радио-телевидениедә сабыйларны җәбер-ләп яшәүчеләр, кабат балаларны илтеп тапшырып, кеше язмышы белән уйнаучылар турында еш языла, күрсәтелә. Язмам - нәкъ менә шундый салкын җанлыларга үрнәк итеп куярдай изге затлар турында.

Районыбызның Дмитрово авылында яшәүче Валентина белән Петр Кәримовлар - ишле гаилә башында торучылар. Үзләренең ике уллары янына ятим калган өч баланы да сыйдырып, аларга күңел назы биреп яшиләр. 2002 елның гыйнварында ат җигеп Дмитровога килүче ир белән хатынны машина бәреп китүе турындагы хәбәрне әле күпләр онытмагандыр. Фаҗигале үлемгә дучар булучылар нәкъ менә Валентина ханымның бертуган сеңлесе һәм аның ире була. Күтәрә алмаслык авыр кайгы өстенә Кәримовлар алдына ятимнәрнең киләчәк язмышын кайгырту мәсьәләсе дә килеп баса. Балаларны ятимнәр йортына тапшыру тәкъдиме булдымы, дип сорыйм Валентина ханымнан.

- Тәкъдим булу-булмавын хәтерләмим. Әмма ирем Петр белән минем башка андый уй кереп тә карамады, моны хәтта күзаллавы да куркыныч. Сеңлем гаиләсе белән Яңа Мәлемдә яши иде, без тизрәк балаларны үзебезгә алып кайту хәстәрен күрдек һәм ничек тә аларны үз гаиләбездә калдыру өчен тырыштык, - дип, күз яшьләрен сөртеп, искә ала ул чакларны ана кеше.

Балаларның иң зурысы Сергейга - 12, уртанчысы Екатеринага - 11, иң кечкенәсе Михаилга яшьтә өч ай була ул вакытта. Менә шушы балаларны үз канатлары астына алып, җил-яңгыр тидермичә, үз уллары белән тигез күреп үстерәләр Петр белән Валентина. Иренең берсүзсез шундый зур җаваплылыкны үз өстенә алып, тормыш арбасына тагын да ныграк җигелеп, ишле гаиләне тартуына рәхмәтле булып яши Валентина ханым. Әгәр Петр каршы килсә, балаларга кырын караса, 5 баланы аякка бастыра алмас идем, ди ул. Әлбәттә һәрберсенең өсте бөтен, тамагы тук булсын өчен алар икәүләп ал-ялны белми эшлиләр. Петр шикәр заводында иң авыр хезмәтләргә алынса, Валентина хуҗалыкта мал асрый, кош-кортлар үстерә, балалар тәрбияли. Хәзер инде авыр вакытлар артта калган. Ике уллары үз гаиләләре белән яши. Ә Сергей армия хезмәтеннән соң үз әтисенең әнисе - әбисе янына күчеп киткән, Екатеринаны быел август аенда туйлап күрше егетенә кияүгә биргәннәр. Ә Михаил IV сыйныфта укый. Менә шулай барысы да әкренләп тормышта үз урыннарын табып килә. Балалары өчен куанып, үзара ярдәмләшеп яши Кәримовлар. Ишле гаилә бәйрәмнәрдә бергә җыелгач, бигрәк тә күңелле була. Ә Дмитроводан ерак түгел генә күмелгән, барысы өчен дә кадерле кешеләренең каберләренә алар эзне суытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бала ятимлекне тоймасын
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия