Җәйге чорда балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Районда моңа һәрвакыт зур игътибар бирелә. Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары кабул ителде. Быел районда өч стационар савыктыру лагере эшләячәк. "Ялта-Зәй" республика лагеренда 5 сменада 500 яшь спортчы (125е - зәйле), "Татнефть" АҖнең "Факел" лагеренда дүрт...
Җәйге чорда балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыру - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Районда моңа һәрвакыт зур игътибар бирелә. Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары кабул ителде.
Быел районда өч стационар савыктыру лагере эшләячәк. "Ялта-Зәй" республика лагеренда 5 сменада 500 яшь спортчы (125е - зәйле), "Татнефть" АҖнең "Факел" лагеренда дүрт сменада - 640, муниципаль "Йолдызлык" лагеренда дүрт сменада 500 бала (400е - бюджет оешмалары өчен) ял итәчәк. Моннан тыш, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә 22 лагерь (1376 бала өчен) эшләячәк. Республиканың Чистай, Чаллы, Бөгелмә савыктыру лагерьлары һәм шифаханәләргә 200 юллама бирелер дип көтелә.
Быел эшләргә теләк белдерүче укучыларга (14 яшьтән) мәшгульлек үзәге аша 400 эш урыны булдырыла. Шәһәр предприятиеләре: ГРЭС - 50, "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ - 40, "Водоканал" ҖЧШ - 10, "Горзеленхоз" ҖЧШ - 50, "Зәй" һәм "Восток" агрофирмалары 20 укучыны эшкә урнаштыруга теләк белдергән. Яшьләр идарәсе ишегалды лагерьларында эшләүгә 200 яшүсмерне тартачак. Һәр елдагыча, быел да ял итү һәм эшкә урнаштыруда өстенлек аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиягә авыр бирелүчеләргә биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев