Мәгариф һәм тәрбия

Балалар бакчаларын яңарту дәвам итә

Район башлыгы Татьяна Воропаева ике атна элек эшмәкәрләргә балалар бакчаларының кухня кирәк-яракларын яңарту максатында хәйрия акциясендә катнашу тәкъдиме белән чыккан иде. Аны шәһәр эшмәкәрләре тиз арада күтәреп алып, кайсы бакчага нәрсә кирәк булуын белешеп, акциядә үз өлешләрен керттеләр. Узган шимбәдә хакимияттә аш-су әзерләү кирәк-яраклары 16 шәһәр балалар бакчасы мөдирләренә тантаналы...

Район башлыгы Татьяна Воропаева ике атна элек эшмәкәрләргә балалар бакчаларының кухня кирәк-яракларын яңарту максатында хәйрия акциясендә катнашу тәкъдиме белән чыккан иде. Аны шәһәр эшмәкәрләре тиз арада күтәреп алып, кайсы бакчага нәрсә кирәк булуын белешеп, акциядә үз өлешләрен керттеләр.

Узган шимбәдә хакимияттә аш-су әзерләү кирәк-яраклары 16 шәһәр балалар бакчасы мөдирләренә тантаналы төстә тапшырылды.

Соңгы елларда район хакимияте тарафыннан балалар бакчаларын төзекләндерү, биредә тәрбияләнүче сабыйларга белем һәм тәрбия бирүдә уңайлыклар тудыру максатында зур эшләр башкарыла. "Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик" муниципаль программасы кысаларында шәһәр балалар бакчаларының түбәләре, тәрәзәләре яңартылды. Боларга өстәп, һәр бакчага беркетелгән оешма-предприятие территорияне, эчке төзекләндерү эшләрен башкаруда ярдәм итте. Кемдер сабыйларны юлга яңа асфальт түшәп сөендерсә, икенчеләр тузган электр үткәргечләрне алыштырдылар, башка төрле эшләр башкардылар. Ике атналык хәйрия акциясендә кухня кирәк-яраклары тупланды.

Иң беренчеләрдән булып акциягә "Акчарлак" сәүдә челтәре җитәкчесе Вәгыйзь Гыйльманов кушылды. Ул "Кояшкай" балалар бакчасына кухня шкафлары, савыт-саба, иттарткыч бүләк итте.

- Аш бүлмәбез яңарып, матурланып китте. Балалар да яңа савыт-сабадан ризыкны аеруча яратып ашый, - ди бакча мөдире Лилия Әгъзамова.

Әлеге күркәм башлангычны төрле хәйрия акцияләрендә актив катнашучы шәһәребез эшмәкәрләре Айбулат Таҗиев ("Апрель"), Александр Никулин ("Рыболов" ЖЧШ), Риф Әхмәтҗанов, Рөстәм Әгъләмов, Рамил Шәйхеразиев ("Батыр"), Денис Кукушкин ("Зәй-крекер") күтәреп алдылар. Шулай ук "Экотек", "Вторнефтепродукт", "Гренлайд", "Камилла" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре дә акциядән читтә калмады. Район башлыгы сабыйлар хакына үткәрелгән әлеге акциягә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт белдерде, бу гамәлнең киләчәк буынны тәрбияләүдә бер адым булуын ассызыклады.

Эшмәкәрләргә рәхмәт сүзе белән чыгыш ясаган "Тату гаилә" бакчасы мөдире Татьяна Юдина тудырылган уңайлыкларның балаларга белем һәм тәрбия бирүне сыйфатлы итүгә йогынты ясавын белдерде.

- Соңгы елларда без мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең яңара баруына сөенәбез. Безнең "Тату гаилә"дә 24 физик мөмкинлеге чикләнгән бала һәм начар күрүче, авыр сөйләшүчеләр төркемнәре бар. Алар белән эшләү өчен уңайлыклар булу бик мөһим. Безнең бакчага 4 ел дәвамында "Рыболов" ширкәте директоры Александр Никулин ярдәм итеп тора, без аңа бик рәхмәтле, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Балалар бакчаларын яңарту дәвам итә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия