Мәгариф һәм тәрбия

Балалар – әниләр горурлыгы

Дүрт-Мунча авылында Әниләр көне унаеннан 30 ноябрьдә «Әниемнең җылы кочагы» дигән зур концерт күрсәтелде. Концерт бик эчтәлекле итеп, «Ябалак» радиосы белән берлектә сәхнәләштерелеп алып барылды. Радиодан әбиләр, әниләрне котлап, аларга багышлап җырлар җырланды. Котлау сүзләрен теләгән һәрбер кешегә җиткерү мөмкин иде. Радионың адреслары кат-кат әйтеп торылды. Телефоннар аша да бәйрәм...

Дүрт-Мунча авылында Әниләр көне унаеннан 30 ноябрьдә «Әниемнең җылы кочагы» дигән зур концерт күрсәтелде. Концерт бик эчтәлекле итеп, «Ябалак» радиосы белән берлектә сәхнәләштерелеп алып барылды. Радиодан әбиләр, әниләрне котлап, аларга багышлап җырлар җырланды. Котлау сүзләрен теләгән һәрбер кешегә җиткерү мөмкин иде. Радионың адреслары кат-кат әйтеп торылды. Телефоннар аша да бәйрәм тәбрикләүләре җиткерелде. Залдагы һәр әни үз баласының сәхнәдән чыгыш ясавын карап, сөенеп, күңелләре тулып утырды. Залда буш урыннар юк иде, авыл халкыннан тыш, кичәгә тирә-юнь авыллардан да тамашачылар килгән иде. Кичәгә килгән әбиләргә, әниләргә Дүрт-Мунча авылы җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков та котлау сүзләре юллады. Аның һәрбер сүзендә әниләргә карата хөрмәт, олылау, зурлау иде. Ул һәрбер балага исән чакта әниләрнең яннарына барып, ешрак кайтып, хәлләрен белеп торырга, аларны беркайчан да ялгыз калдырмаска өндәде. Концертта Дүрт-Мунча авылы укучылары һәм студентлары катнашты. Залда җылы атмосфера, ягымлы елмаю тантана итте. Өч сәгатьлек тәнәфессез концертның узганын да сизми калдык. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Аеруча Казан кунагы Алина Евграфованың моңлы җырларыннан әниләрнең күзләрендә яшьләр күренде. Шулай ук Лилия Мингатина, Юлиан Дмитриевның «Әниемә» җыры, Алина Аверьянова, Альбина Зарипова, Альбина Заһидуллина, Юлия Владимирова һәм башкаларның әнкәйләр турындагы моңлы җырлары күңелләргә үтеп керде. Алып баручылар Ришат Исрафилов һәм Рената Вәлиахметовалар үзләренең матур тавышлары, шигырьләрне дөрес дикция белән укулары һәм үз-үзләрен сәхнәдә тотышлары белән кунакларның мәхәббәтен яулады. Алар сөйләгәндә тамакка төер утырды, газиз әнкәйләрнең кадерен йөрәкләргә ярып салды алар. Балалар «Татар халык биюе», «Парлы бию», «Заманча бию», «Керәшен халык биюе», «Егетләр биюен» йөрәкләрне җилкендерерлек итеп башкарды. Костюмнар тегеп, аларны зур тырышлык куеп биергә өйрәтүче мәдәният хезмәткәрләре Гөлнара Салихова һәм Наталья Вәлиәхмәтовага әти-әниләр зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Чын бию остасы, студент Алсу Салихова һәрвакыттагыча үзенең үзенчәлекле костюмы һәм биюләре белән тамашачыны үзенә җәлеп итте. Ул бу юлы испанча бию башкарды. Кичә барышында 7 балалы әни - Венера ханым Нурумбетьевага багышлап, аның 4 баһадирдай улы сәхнәгә чыгып, «Картайма әле, әнкәй» җырын башкарды. Экранда аларның ничек үскәннәре һәм хәзерге матур тормышлары видеоязма аша күрсәтелде. Алар махсус әниләрен котлау өчен шәһәрдән кайтып, әниләренә һәм кыз туганнарына җыр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Йомгаклауда Рената Вәлиәхмәтованың «Әниемнең җылы куллары» дигән җырына балалар залда утыручы тамашачыларга шарлар өләшеп, аннан сәхнәгә менеп, кулларын күтәреп, җырга кушылып кичәне тәмамладылар. Тамашачылар концертны оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтеп, кул чапты һәм мондый чараларны алга таба да оештыруларын сорады. Залдан чыккач та, халык фикер алышып, бер-берсе белән очрашып, таралыша алмыйча торды. Моңа кадәр дә бәйрәмнәр эчтәлекле, кызыклы һәм матур оештырылса да, бу юлы аеруча истәлекле булды. Тулы заллар җыя алучы мәдәният хезмәткәрләребез булуга авыл халкы бик куана. Аларга сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Балалар – әниләр горурлыгы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия