Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге - Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып, кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап - ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Китапсыз яшәргә мәҗбүр ителгән халык - иң мескен халык. Бүген...
Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге - Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып, кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап - ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Китапсыз яшәргә мәҗбүр ителгән халык - иң мескен халык. Бүген бик күпләр компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап тотып уку - үзе зур рәхәтлек ул. Китап, аны укучы яшь буын турында кызыксынып, без үзәк китапханәнең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова белән әңгәмә кордык.
- Рита Вагыйзовна, балалар китапханәсе фонды баймы?
- Бүген безнең фондта 45 мең данә китап исәпләнә. Шуларның дүрт меңе - татар балалар китабы. Балаларга 5 кеше хезмәт күрсәтә.
- Балалар күбрәк нинди китап белән кызыксына?
- Балалар нигездә белем тармаклары буенча әдәбият укый. Моңа мәктәпләрдә БДИ сәбәпче дип уйлыйм. Чөнки алар IV сыйныфтан имтихан тапшыра. Аларны нәтиҗәле тапшыру өчен укучының танып-белү дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Шулай ук сугыш турында язылган китапларны сорыйлар. Альберт Лиханов, Борис Вайнер һәм Артур Гиваргизов иҗатларын яраталар.
- Күбрәк кемнәр белән эшлисез?
- Шәһәрнең сигез мәктәбе, балалар бакчалары, "Тату гаилә" бакчасының мөмкинлекләре чикләнгән балалары белән эшлибез. Бүгенге көндә әби-бабайлар, әти-әниләр дә еш килә безгә. Алар күбрәк әхлак тәрбиясе бирү темасына язылган балалар китапларын сорый.
- Китапханәдә тагын нинди хезмәтләр күрсәтелә?
- Безнең үзебезнең курчак театрыбыз бар. Төрле темаларга багышлап балалар иртәләре, рәсем бәйгеләре, китап күргәзмәләре оештырабыз. Үзебезнең театр белән авыл китапханәләре, балалар бакчаларына еш чыгабыз, аларга театрлаштырылган тамашалар тәкъдим итәбез. Шәһәрнең 360 еллыгына "360 игелекле эш" проекты кысаларында үзәк дәваханәдә спектакль күрсәттек.
- Каникул вакытында балалар сездә еш буламы?
- Каникул вакытларында балалар китабы атналыгы үткәрәбез. Бу эш белән китапханә 1942 елдан шөгыльләнә. Быел язгы каникул вакытында атналыкны Дүрт-Мунча авыл китапханәсендә "Әкияткә ишек ачабыз" тамашасы белән ачтык.
- Китапханәдә электрон каталоглар бармы?
- Кайбер журналларның электрон картотекасы бар, ә электрон каталоглар әлегә юк. Киләчәктә бердәм электрон каталоглар булыр дип өметләнәбез.
- Китап укучылар кимемиме?
- Бүгенге көндә 4 меңләп китап укучыбыз бар. Алар саны кимемәс дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев