Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланса да, белем һәм иҗат йортлары балалар тавышыннан тынып тормый. Иртәнге сәгать 10нан кичке 4-5кә кадәр алар өчен төрле мавыктыргыч чаралар оештырыла. Мәгариф идарәсе белгечләре укучыларның ялын файдалы итеп үткәрү максатында алдан ук бай эчтәлекле эш планы төзеде. Мәсәлән, дүшәмбе көнне 1нче мәктәптә "Иске шәһәр" кубогына...
Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланса да, белем һәм иҗат йортлары балалар тавышыннан тынып тормый. Иртәнге сәгать 10нан кичке 4-5кә кадәр алар өчен төрле мавыктыргыч чаралар оештырыла. Мәгариф идарәсе белгечләре укучыларның ялын файдалы итеп үткәрү максатында алдан ук бай эчтәлекле эш планы төзеде. Мәсәлән, дүшәмбе көнне 1нче мәктәптә "Иске шәһәр" кубогына волейбол турниры башланды. 6нчы мәктәптә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган "Яшь җәяүле" уены үтте. 4нче мәктәптә исә 40 еллык юбилейга аталган кичә һәм өлкән сыйныф кызлары арасында "Мисс-көз" бәйгесе бик җанлы узды. Шулай ук, шәһәр һәм авылларның һәр мәктәбе укучылар өчен төрле программалар әзерләде. Иҗат, мәдәният учакларында бу көннәрдә гадәттәгедән җанлырак, шау-шулырак. Түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар өчен каникулларда махсус программа тәкъдим ителә.
Талантлы балаларны үзенә туплаучы балалар иҗат йортында да көн саен кызыклы тематик бәйгеләр, мастер-класслар, җырлы-биюле уеннар тынып тормый.
Дүшәмбе көнне биредә төрле иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнүче яшүсмерләр катнашында "Көз өчлеге" дип исемләнгән бәйге узды. Анда балалар 5 командага бүленеп уйнады. Командалар музыка, бию сәнгате, поэзия, рәсем, кул эшләрендә осталык күрсәтте, иҗади тукталышта балалар җырлары, бию алымнары өйрәнделәр, шигырьләр чыгардылар. Матур көз айларын кәгазьдә чагылдырдылар, көзге яфраклар, соңгы чәчәкләрдән аппликация әзерләделәр. Соңыннан һәр команда үз осталыгын зур залда күрсәтте. Оештыручы педагог Татьяна Нестерова төрле түгәрәкләр, иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнүче балаларны бергә туплап үткәрелгән чараларның үзара тыгыз элемтә урнаштыруга, балаларның талантын төрле яклап ачарга ярдәм итә дип саный. Балалар үзләре дә иҗат йортында үткәрелүче һәртөрле бәйгеләрдә теләп катнаша. Мәсәлән, апалы-сеңелле Александра һәм Виктория Кузнецовалар театр түгәрәгенә әле быел гына йөри башлаганнар. Килеп йөрергә шактый ерак булса да, каникулларның һәр көнен монда үткәрергә исәплиләр. 6нчы мәктәптә укучы Карина Цай исә берьюлы берничә түгәрәктә талантын чарлый - театр, гитара, информатика барысы да аның өчен кызык. "Иҗат йорты мине тулы канлы тормыш белән яшәүгә өйрәтә. Каникул көннәрен мин балалар иҗат йортыннан башка күз алдына да китерә алмыйм", - ди ул.
"Счастье" бию ансамблендә 4 ел шөгыльләнүче Виктория Макарова инде укытучы-педагогның гына түгел, балалар иҗат йорты горурлыгына әверелгән. Ул, III сыйныф укучысы яулаган җиңүләрне саный китсәң, шаккатарлык. Виктория үз талантын ачарга ярдәм иткән иҗат йорты, укытучыларын бик ярата. Һәр каникулның биредә искиткеч күңелле оештырылуына ул бик шат.
Гомумән, балаларның кайсы белән генә аралашсаң да, алар каникуллар чорында иҗат йортына теләп йөри. Аларны Зәй телевидениесенә, туган як тарихын өйрәнү музеена кызыклы экскурсияләр көтә. 4 ноябрьдә балалар үз куллары белән ясаган эшләрне шәһәр ярминкәсенә алып чыгачак. Зур гына театрлаштырылган тамаша күрсәтергә дә әзерләнә алар. Кыскасы, балалар иҗат йорты бу көннәрдә аеруча актив тормыш белән яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев