Яшьләр идарәсе каршында әле агымдагы елның февраль аенда гына оешып эшли башлаган «Гвардия» хәрби-патриотик эзләнү клубы яшь буында патриотик рух тәрбияләүдә инде нәтиҗәле эшләре белән тотылып килә. Клуб хәрби хезмәтне кайнар нокталарда үткән "Сугышчан дуслык" оешмасы егетләре белән тыгыз элемтәдә тора. Ватан төшенчәсенең, аны саклауга үз өлешеңне кертүнең нинди мәгънәгә...
Яшьләр идарәсе каршында әле агымдагы елның февраль аенда гына оешып эшли башлаган «Гвардия» хәрби-патриотик эзләнү клубы яшь буында патриотик рух тәрбияләүдә инде нәтиҗәле эшләре белән тотылып килә. Клуб хәрби хезмәтне кайнар нокталарда үткән "Сугышчан дуслык" оешмасы егетләре белән тыгыз элемтәдә тора. Ватан төшенчәсенең, аны саклауга үз өлешеңне кертүнең нинди мәгънәгә ия булуын яхшы аңлаган ир-егетләр бүгенге яшьләргә шуны төшендерергә тырыша. Аның җитәкчесе Виктор Никифоров үзе дә - Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп, җитди сынаулар аша узган кеше. Бөек Җиңү көне алдыннан алар "Форпост" оешмасы җитәкчесе Алексей Алексеев белән Волгоград өлкәсенең Рассошки авылындагы мемориаль комплекска сәяхәт оештырды. 17 кешедән торган эзләнү отряды Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград өчен барган сугышларга 70 ел тулу уңаеннан оештырылган казыну эшләрендә катнашты.
Безнең эзләнү отряды биредән шактый бай экспонатлар белән дә кайтты. "Мохино" винтовкасы, "Маузер-98", безнең һәм немец сугышчыларының каскалары тиздән шәһәрдә оештырылачак Бөек Ватан сугышына багышланган музейда урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев