Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта бу уку елында IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм XI сыйныфлар өчен бердәм дәүләт имтиханнарына кертелүче үзгәрешләр бәян ителде. Алар турында тулы мәгълүматны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова бирде. Быел республика буенча XI сыйныфны - 21773 (шуларның 321е Зәй...
Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта бу уку елында IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм XI сыйныфлар өчен бердәм дәүләт имтиханнарына кертелүче үзгәрешләр бәян ителде. Алар турында тулы мәгълүматны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова бирде.
Быел республика буенча XI сыйныфны - 21773 (шуларның 321е Зәй районына туры килә), ә IX сыйныфны 37542 укучы (Зәйдә 571) тәмамлый.
Агымдагы елның 1 февраленнән югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләренә кагылышлы федераль законга кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Аның буенча, фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм конкурстан тыш югары уку йортына кабул ителү хокукына ия булучылар бер генә уку йортына һәм бер генә белгечлеккә ташламадан файдалана ала. Моңа кадәр ул биш вузда өчәр белгечлек буенча исәпкә алына иде.
XI сыйныф укучылары 1 марттан да калмый кайсы фәннәрдән БДИ бирергә теләүләрен белдереп гариза язарга тиеш. Ә өстәмә срокта БДИ бирүчеләргә (алдагы елларда мәктәп тәмамлаучылар, һөнәри белем йортлары укучылары һ.б.) гаризаны 5 июльдән дә калмый тапшыру мөһим.
IX сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән имтиханны тестлар ярдәмендә тапшыра алачак. 2012 елда татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруны кертүнең максаты укучыларның татар телен, туган тел һәм дәүләт теле буларак, ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачык һәм объектив бәяләү практикасын кертү белән бәйле. Моңарчы да тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтихан тапшыру мәҗбүри иде. Әмма ул традицион формада гына узды. Гомумән алганда, тугызынчыларга имтиханнарны тестлар рәвешендә һәм традицион формада тапшыру мөмкинлеге бирелә. Рус теле һәм математикадан укучылар сынауны тестлар ярдәмендә язма рәвештә генә бирә алачак. Алар бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен төзелгән контроль-исәпләү материалларына (КИМ) охшаш. Укучылар аны махсус имтихан кабул итү пунктларында бирергә тиеш булачак. Аларның эшен җәмәгать күзәтчеләре дә күзәтеп торачак. Министр урынбасары белдергәнчә, бу укучыларны тестлар ярдәмендә эшләргә, алардан курыкмаска өйрәтү өчен эшләнә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга имтиханнар саны дүрттән ким, биштән артык булмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев