Мәгариф һәм тәрбия

Өстәмә белем берәүгә дә комачауламый

Инде хәбәр иткәнебезчә, район-шәһәр мәктәпләрендә 5-6 сентябрьдә "Финанс белеме көне" Бөтенроссия акциясе үтте. Ул көнне мәктәпләргә дәрес бирергә банк, пенсия фонды, аудиторлык оешмалары, инвестицияләүче компанияләр, финанс оешмалары вәкилләре һ.б. чыкты. Акциянең максаты - мәктәп яшеннән балаларны финанслар белән идарә итәргә өйрәтү, яшьләрдә финанс культурасы тәрбияләү. Россия Пенсия фондының шәһәр-райондагы идарәсе...

Инде хәбәр иткәнебезчә, район-шәһәр мәктәпләрендә 5-6 сентябрьдә "Финанс белеме көне" Бөтенроссия акциясе үтте. Ул көнне мәктәпләргә дәрес бирергә банк, пенсия фонды, аудиторлык оешмалары, инвестицияләүче компанияләр, финанс оешмалары вәкилләре һ.б. чыкты. Акциянең максаты - мәктәп яшеннән балаларны финанслар белән идарә итәргә өйрәтү, яшьләрдә финанс культурасы тәрбияләү. Россия Пенсия фондының шәһәр-райондагы идарәсе белгечләре - идарә башлыгы урынбасары Лилия Камалюкова һәм бүлек башлыгы Лилия Әгъләмова бу уңайдан 4нче һәм 7нче мәктәпләрдә булып, пенсия законнары буенча дәрес-лекцияләр оештырды. Пенсия хокуклары, пенсиянең ничек формалашуы, аның күләме нәрсәләргә бәйле булуы; ни өчен пенсия турында яшьтән үк кайгырта башлау кирәклеге, "ак хезмәт хакы"ның мөһимлеге турында укучылар аңына тиз барып җитәрлек итеп аңлатты алар. 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыруда яңа кагыйдәләрнең нәкъ менә бүгенге яшьләргә кагылуын аерым билгеләп үттеләр. Укучылар белгечләрне кызыксынып тыңлады. Алар гади тыңлаучы булып кына утырмады, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. Лекция үзеннән-үзе дустанә аралашуга күчеп, җылы очрашу буларак төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Өстәмә белем берәүгә дә комачауламый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия