Районның мәгариф өлкәсендә инде икенче ел башлангыч сыйныф укучылары өчен «Салават күпере» муниципаль программасы гамәлгә ашырыла. Ул, беренче чиратта, I сыйныфка укырга кергән балаларны, белем иленә аяк басуга ук һәртөрле фәнни эшләргә җәлеп итүне, мөстәкыйльлеккә өйрәтүне, яхшы, изге гамәлләргә аңлы рәвештә омтылуны, актив булуны үз эченә ала. Мәгариф идарәсе белгече...
Районның мәгариф өлкәсендә инде икенче ел башлангыч сыйныф укучылары өчен «Салават күпере» муниципаль программасы гамәлгә ашырыла.
Ул, беренче чиратта, I сыйныфка укырга кергән балаларны, белем иленә аяк басуга ук һәртөрле фәнни эшләргә җәлеп итүне, мөстәкыйльлеккә өйрәтүне, яхшы, изге гамәлләргә аңлы рәвештә омтылуны, актив булуны үз эченә ала. Мәгариф идарәсе белгече Ирина Вахитова әйтүенчә, «Салават күпере» программасы балага яшьтән үк алгы көнгә максат куеп, сәләтен үстерүгә ярдәм итәчәк.
Язгы каникуллар чорында, балалар иҗат йортында сентябрь башыннан игълан ителгән « Минем чиста шәһәрем» һәм «Минем чиста авылым» фәнни тикшеренү проектларына йомгак ясалды. Беренче этапта һәр мәктәп үз эчендә иң яхшы эшләрне билгеләде. Ә игътибарга лаек дип табылганнары финалга тәкъдим ителде. Жюри шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән килгән 15ләп эшне карады. Әле I сыйныфта гына укуларына карамастан, балаларның үз проектларын кыю яклаулары сокландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев