Мәгариф һәм тәрбия

Без барыбыз бер туган

Милли мәдәният елы уңаеннан балалар бакчалары, мәктәп, мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә. "Теремкәй" балалар бакчасының татар теле укытучысы Илсөяр Шәяхмәтова төрле милләттән булган гаиләләр белән "Без барыбыз бер туган" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Ул үз алдына төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли ризыклары, уеннары белән якыннанрак танышу, милли хәзинәләрне барлау,...

Милли мәдәният елы уңаеннан балалар бакчалары, мәктәп, мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә.

"Теремкәй" балалар бакчасының татар теле укытучысы Илсөяр Шәяхмәтова төрле милләттән булган гаиләләр белән "Без барыбыз бер туган" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Ул үз алдына төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли ризыклары, уеннары белән якыннанрак танышу, милли хәзинәләрне барлау, алар белән горурлану хисләре тәрбияләүне максат итеп куйган.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Иң мөһиме - бала күңелендә кечкенәдән милли горурлык, туган телгә, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү кирәк. Ана телендә тәрбияләнгән бала үз милләтенә, теленә, өлкәннәргә ихтирамлы була. "Теремкәй" бакчасында эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү уңышлы алып барыла. Бу, әлбәттә, Илсөяр Сабирҗановна кебек шушы максатка ирешү өчен бөтен барлыгын биреп эшләүче тәрбиячеләрнең хезмәте. Шуңа да аның нәниләре күзенә генә карап тора. Моңа ышану өчен, аның балалар белән үткәргән бәйрәменә күз салу да җитә. Бәйрәм балаларның әниләре, әбиләре белән бергәләп оештырылды. Дүрт гаилә (татар, рус, керәшен, чуваш) үзләренең гореф-гадәтләрен күрсәтте, биюләрен, җырларын башкарды, милли уеннарын уйнады. "Теремкәй"гә кунак булып 3нче мәктәп укучылары (укытучылары Клара Яһудина) килде. Кунакка килгән балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә багышлап язылган буклетлар таратты.

Әйе, һәр балага аерым игътибар, җылы караш кирәк. Аларның күңелләре сизгер, гөл кояшка үрелгәндәй, җылы мөнәсәбәтне алар йөрәкләре аша тоя. "Теремкәй"дә үткәрелгән чара да балалар хәтерендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Без барыбыз бер туган
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия