«Кеше тәрбияләү» республика бәйгесенең «Ел сыйныф җитәкчесе» муниципаль этабына йомгак ясалды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 24 сыйныф җитәкчесе катнашты. Мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри бәйгегә нәтиҗә ясап, балалар иҗат йортында тантаналы шартларда һәр катнашучыга мәгариф идарәсе Дипломнары, махсус бүләкләр тапшырды. Киләчәк өчен чын кеше тәрбияләү кече яшьтән башлана. Шуңа...
«Кеше тәрбияләү» республика бәйгесенең «Ел сыйныф җитәкчесе» муниципаль этабына йомгак ясалды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 24 сыйныф җитәкчесе катнашты. Мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри бәйгегә нәтиҗә ясап, балалар иҗат йортында тантаналы шартларда һәр катнашучыга мәгариф идарәсе Дипломнары, махсус бүләкләр тапшырды.
Киләчәк өчен чын кеше тәрбияләү кече яшьтән башлана. Шуңа күрә быелгы бәйгегә башлангыч сыйныф укытучыларын киң җәлеп итүгә игътибар бирелде. Ә гомумән алганда, сыйныф җитәкчесе балага төп йогынты ясаучыларның берсе булып тора. Чөнки бала мәктәптә дәресләрдән тыш вакытын алар белән үткәрә. Шул сәбәпле, аларның үз укучылары белән сыйныфтан тыш сәгатьләрне ни дәрәҗәдә оештырулары мөһим роль уйный.
- Быел сыйныф сәгатьләрендә төп темалар итеп патриотик тәрбия, шәхес формалаштыру, толерантлык, милли гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә ихтирам, хокук белемнәре, экология алынды. Без тәрбия эшендә укытучыларыбызның киң колачлы эш башкаруына тагын бер кат инандык. Һәм сыйныф җитәкчеләренә бу эшләрне туплап аерым темалар буенча үз программаларын якларга тәкъдим иттек, - ди мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Галимова.
Сыйныф җитәкчеләре, практик эше белән беррәттән, үзләрен дә күрсәтә белде. Нәтиҗәдә III урынны ике укытучы бүлеште. Алар - Аксар мәктәбенең 7нче сыйныфлар җитәкчесе Зөлфия Нуруллина һәм 7нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Пачковская. II урында Югары Мәлем урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Гүзәлия Батькова һәм 4нче мәктәптән Ольга Дәүләтшина. Алар икесе дә башлангыч сыйныфларда укыталар. Ольга жюри игътибарын балалар хокуклары конвенциясен кече яшьтәгеләргә үтемле һәм кызыклы итеп аңлата белүе белән җәлеп итсә, Гүзәлия татар халкының борынгы бәйрәмнәреннән берсе - "Сөмбелә"дә II-III сыйныф укучыларын ярыштырып яулады. Биредә балалар көз темасына табышмаклар чиште, яфраклардан аппликация ясап, кул эшләрендә осталыкларын күр-сәтте, Сөмбелә кәрҗиненнән сүзләр җыйды. Ә сыйныф җитәкчеләренең район этабы җиңүчесе дип 5нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Әхмәтова танылды. 20 еллык педагогик хезмәт стажына ия Гүзәл башлангычлар өчен "Урман академиясе" программасы әзерләп, шуның нигезендә тәрбия сәгатьләре алып бара. Әлеге программа белән ул июнь аенда экология буенча үткәрелгән республика бәйгесендә I урын алды. Укучылары белән нәтиҗәле эшләве күз алдында. Ул җитәкләгән IV сыйныфтан Анастасия Мордовина "Татарстан урманнарын саклыйбыз" темасына видеоролик әзерләп, республика күләмендә III урын яулады. Район бәйгесендә " Үз сәламәтлегеңне саклауга ничек ярдәм итәргә?" дип исемләнгән сыйныф сәгатендә дә балалар активлыклары, укытучылары белән бергәләп экологияне саклау проблемасын күтәрүләре белән аерылып тордылар.
Гүзәл Әхмәтова ноябрь урталарында үтәчәк республика бәйгесендә район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев