Мәгариф һәм тәрбия

«Чыршы бәйрәме»ндә иң-иңнәр

Күркәм традицияне дәвам итеп, Яңа ел бәйрәме уңаеннан уку алдынгылары, төрле бәйгеләр, олимпиадалар җиңүчеләре, активистлар, яшь спортчылар өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрелде. Анда шәһәр, авыл мәктәпләреннән 300ләп бала чакырылды. 7нче мәктәптә оештырылган әлеге «Чыршы бәйрәме» аеруча үзенчәлекле булуы белән укучылар күңелендә якты эз калдырды. Бәйрәмчә бизәлгән фойе, сәхнә ниндидер сихрилек сирпеп,...

Күркәм традицияне дәвам итеп, Яңа ел бәйрәме уңаеннан уку алдынгылары, төрле бәйгеләр, олимпиадалар җиңүчеләре, активистлар, яшь спортчылар өчен «Чыршы бәйрәме» үткәрелде. Анда шәһәр, авыл мәктәпләреннән 300ләп бала чакырылды.

7нче мәктәптә оештырылган әлеге «Чыршы бәйрәме» аеруча үзенчәлекле булуы белән укучылар күңелендә якты эз калдырды. Бәйрәмчә бизәлгән фойе, сәхнә ниндидер сихрилек сирпеп, мәктәп бусагасыннан атлап кергән һәр укучыны могҗизалы Яңа ел кичәсенә бөтереп алгандай булды. Иң элек балалар игътибарын Чаллыдан килгән «Акылдан язган профессор Николя»ның шоу тамашасы җәлеп итте. Биредә төрле химик тәҗрибәләрне күзәтергә дә, газлы коктейльдән авыз итәргә дә мөмкин булды.

Ә сәхнәдә тамашачыларны фигуралы шуу остасы таң калдырды. Гомумән, Чаллы шәһәренең яшь цирк артистлары башкаруындагы акробатик номерлар, ак күгәрченнәрне биетүче кыз - барысы да искиткеч тәэсирле булды. Шәһәр мәктәпләренең иҗат коллективлары чыгышлары исә бәйрәм рухын тагын да тулыландырды. Иң-иңнәр өчен бәйрәм югары нотада оештырылган иде.

- Сез - безнең йөзек кашларыбыз. Бүгенге көндә укуыгыз, фән, иҗат, спорт бәйгеләрендә уңышларыгыз белән сөендерсәгез, туган җиребез данын якласагыз, киләчәктә без сезнең илебез, республикабыз, районыбызның алтын фонды булуыгызга шикләнмибез. Сезгә булган зур өметләребезне акларсыз, Зәебезнең патриотлары булырсыз дип ышанабыз, -диде, уку алдынгылары, активистларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Татьяна Воропаева һәм ул 2013 елда аеруча зур уңышларга ирешкән 59 балага махсус Яңа ел бүләкләре тапшырды.

5нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Юлия Шведкова мондый бәйрәмдә соңгы елда булса да катнаша алуына шатлана. Юлия быел Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль турында экология фәне буенча призер булган, шулай ук әлеге темага республика күләмендә уздырылган конференцияләрдә катнашып, югары бәя алган. Киләчәктә аның һөнәрен шушы юнәлештә дәвам итәргә исәбе бар. Ә Полина Лаврентьева - 6нчы мәктәпнең VIII «В» сыйныфы укучысы. Полина - гел «бишле»гә генә укуы өстенә, химия, математика, дөнья мәдәнияте фәннәре буенча җиңүче, тарих, биология буенча олимпиадаларның муниципаль турында призер булган.

- Гыйнвар аенда Казанда узачак төбәк олимпиадаларында көч сынашачакмын. Төгәл фәннәр белән кызыксынуым көчле булу сәбәпле, укучыларның кече фәннәр академиясендә бу юнәлештә өстәмә шөгыльләнәм. Районда менә шундый аерым шөгыльләнердәй урын булу бик яхшы. Гомумән, талантларны үстерү өчен шартлар җитәрлек бездә. Ә менә мондый бәйрәмнәр киләчәктә уңышлар яуларга стимул бирә, - ди Полина.

Балаларның барысы да күңелле чарадан канәгать калды. Соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы оештырган уеннарда да алар теләп катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Чыршы бәйрәме»ндә иң-иңнәр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия