Мәгариф һәм тәрбия

Чыршы янында – уку алдынгылары

Кичә «Энергетик» Мәдәният сараенда уку алдынгылары, фән олимпиадалары призерлары, җәмәгать һәм спорт эшләрендә актив катнашучы укучылар өчен традицион чыршы бәйрәме үткәрелде. Тантанага шәһәр һәм район мәктәпләреннән 500ләп бала һәм аларның укытучылары чакырылды. - Сез туган төбәгегез данын якларга тиешле буын. Шуңа күрә бүген сезнең өчен иң мөһиме - тырышып уку....

Кичә «Энергетик» Мәдәният сараенда уку алдынгылары, фән олимпиадалары призерлары, җәмәгать һәм спорт эшләрендә актив катнашучы укучылар өчен традицион чыршы бәйрәме үткәрелде. Тантанага шәһәр һәм район мәктәпләреннән 500ләп бала һәм аларның укытучылары чакырылды.

- Сез туган төбәгегез данын якларга тиешле буын. Шуңа күрә бүген сезнең өчен иң мөһиме - тырышып уку. Киләчәктә мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары уку йортларында белем арттырып, Зәебез, Татарстаныбыз, илебез өчен мөһим, кирәкле эшләр башкарырлык ышанычлы алмаш булуыгызны телим. Алдагы елларда район территориясендә зур җитештерү мәйданнары барлыкка киләчәк, сез анда алдынгы технологияләр нигезендә эш итә алучы белемле кадрлар буларак кирәк. Без моңа ышанабыз, иң изге теләкләрдә калабыз, - диде район башлыгы Татьяна Воропаева, уку алдынгыларын тәбрикләп.

Чыршы бәйрәме чын мәгънәсендә бал-маскарадны хәтерләтте. Хәтта бу бәйрәмгә әкият геройлары сыйфатында Петр I һәм Екатерина II дә килгән иде. Аларга укучылар шәһәр һәм районда ел дәвамында башкарылган эшләр, мәгариф өлкәсендә ирешелгән уңышлар турында сөйләделәр, тасвирлап күрсәттеләр.

2011 елның Космонавтика елы булуы да, Габдулла Тукайга атап үткәрелгән төрле, чаралар да театрлаштырылып, саф татар телендә күрсәтелде һәм зәйлеләрнең 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиаданы каршыларга әзер булуы чагылдырылды.

Бу елда иң соңгы чыршы бәйрәме булуын искәртеп, бал-маскарадка барлык шәһәр мәктәпләренең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең Кыш бабай, Кар кызлары җыелган иде. Алар уку алдынгыларын тагын бер кат яңа 2012 ел белән тәбрик иттеләр.

Аерым укучыларның бүләкләнүе иң дулкынландыргыч мизгел булды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең XI сыйныфында укучы 15 егет һәм кыз, узган уку елында республика фән олимпиадалары призеры буларак район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Араларыннан Яна Цымбал (2нче мәктәп) һәм Айнур Галиев (татар гимназиясе) «Ел укучысы» исеменә лаек булды һәм аларга махсус статуэтка тапшырылды. «Ел студенты» исеменә лаек булучылар - Зәй политехник колледжының II курс студентлары Надежда Урамова һәм Антон Шибаев. Алар икесе дә 2011 елның үзләре өчен бик тә уңышлы булуы белән уртаклаштылар. Быел алар колледжның КВН командасы составында республикада район данын якладылар. Актив студентлар узган ел ахырында Казанда лицейлар балында катнашулары белән дә горурланалар.

Шәһәр белем учаклары белән бер рәттән авыл мәктәпләре укучыларының да зур уңышларга ирешүе сөендерә. Аксар мәктәбенең XI сыйныф укучысы Ралиф Каюмов, мәсәлән, технология буенча фән олимпиадасы призеры. Шулай ук ул туган мәктәбенең көчле баскетбол командасы һөҗүмчесе булуы белән дә горурлана. Уку алдынгыларының чыршы бәйрәме - нәкъ менә шундый көчле балаларны киләчәк җиңүләргә омтылдыру чарасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чыршы янында – уку алдынгылары
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия