Милли мәдәният елы уңаеннан Мирный бистәсе китапханәсендә тирән эчтәлекле җылы кичә үтте. Анда 5нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлия Абдукаева, Минзилә Сәлимова, Люция Хәбибрахманова кунакка "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм Аксар, Югары Шепкә мәктәпләрендә укучыларны дәштеләр. Миләшкәйлеләр кичәгә рус халкы киемнәреннән килеп, бу халыкның гореф-гадәтен, уеннарын, шөгыльләрен, бию-җырларын,...
Милли мәдәният елы уңаеннан Мирный бистәсе китапханәсендә тирән эчтәлекле җылы кичә үтте. Анда 5нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлия Абдукаева, Минзилә Сәлимова, Люция Хәбибрахманова кунакка "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм Аксар, Югары Шепкә мәктәпләрендә укучыларны дәштеләр.
Миләшкәйлеләр кичәгә рус халкы киемнәреннән килеп, бу халыкның гореф-гадәтен, уеннарын, шөгыльләрен, бию-җырларын, ә Аксарлар үзбәк халкы традицияләрен гәүдәләндерде. Югары Шепкә кызлары исә башкорт чибәрләре булып киенгән иде. 5нче мәктәп укучылары кунакларны киң күңелле татар милләте буларак каршы алды.
- Дөньяда 5 меңнән артык милләт бар. Ә гүзәл Татарстаныбызда 115 милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә. Без дә бүген бирегә дуслык кичәсенә җыелдык, - диде алар, бәйрәмне ачып.
"Миләшкәй" нәниләре элекке заманнарда сәүдә итү урыннарында оештырылган тамашаны уйнап күрсәтте, кул эшләрен мактый-мактый тәкъдим итте.
Аксар укучылары, әйтерсең лә, Үзбәкстанга барып биредәге тарих, традицияләр белән танышып кайткан. IX сыйныф укучысы Ләйсән Талипова үзбәкләрнең, татар халкына телләре, диннәре белән якын булганлыктан, бу халыкның гореф-гадәтләрен өйрәнү кызыклы булды, ди. Алар үзбәк халкының милли ризыкларын да әзерләп килгәннәр.
Югары Шепкә мәктәбе кызлары чын-чынлап башкорт чибәрләрен хәтерләтте. Аларның һәр хәрәкәтне яхшылап өйрәнүләре биюләрендә аеруча матур күренде. Алар да кунакка башкорт балы, кымыз алып килгән иде.
5нче мәктәпнең татар кызлары милли ашларыбызны, дәртле биюләребезне, моңлы җырларыбызны, шаян уеннарыбызны тәкъдим итте. Соңыннан бар милләт халкы бердәм булып "Дуслык турында җыр"ны башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев