Мәгариф һәм тәрбия

Дуслык күпере

Рус җирендә без әсәрле, эзлебез, Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән гомер кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үткән "Дуслык күпере - йөрәк җылысы" кичәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тирән эчтәлекле әлеге шигырь юллары белән башланып китте. Төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәте, күркәм йолалары,...

Рус җирендә без әсәрле, эзлебез,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән гомер кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үткән "Дуслык күпере - йөрәк җылысы" кичәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тирән эчтәлекле әлеге шигырь юллары белән башланып китте. Төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәте, күркәм йолалары, тарихын искә алып, үсеп килүче буынга сеңдерүгә юнәлтелгән бу матур бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Миләүшә Нәҗметдинова, Лилия Әхмәтҗанова, Раушания Нәбиуллина оештырды. Бирегә кунаклар буларак "Энҗе", "Урман әкияте" балалар бакчаларында тәрбия- ләнүчеләр, Гүлкин мәктәбе укучылары чакырылган иде. Һәр бакча, һәр мәктәп коллективы төрле милләт халыкларын гәүдәләндерде, чыгышларда аларның язны каршылаулары чагылдырылды.

"Энҗе" балалар бакчасы рус халкының "Май чабу" бәйрәмен күрсәтте. Нәниләр милли киемнәрдән "Май чабу" бәйрәмендә традицион саналган уеннарны уйнадылар, әйлән-бәйлән җырладылар, шаян биюләр башкардылар. Алар бәйрәмгә коймаклар пешереп килгән иде. Соңыннан кышны озату символы булган карачкыны яндыру да нәкъ чынбарлыктагы кебек итеп сәхнәләштерелде.

"Урман әкияте" бакчасында тәрбияләнүчеләр удмурт халкының "Беренче буразна" бәйрәмен күрсәтте. Удмурт халкы аны мул уңыш үсүен теләп уздыра. Балалар да тәрбиячеләре белән бергәләп кырга чыгып, беренче буразна сызуны, анда иң беренче эш итеп йомырка күмү йоласын күрсәтте. Сыер җигеп буразна сызу аеруча кызыклы итеп сәхнәләштерелде. Йоланы башкаргач удмурт халкының җырлары, биюләре тәкъдим ителде.

Гүлкин мәктәбе укучылары чувашларның "Уяв" - язны каршы алу бәйрәмен тәкъдим итте. Чуваш телендә башкарылган җырларны барысы да яратып тыңлады.

6нчы мәктәп укучылары исә кунакларны киң күңелле татар халкы буларак кабул итте. Айгөл Шакирова башкаруындагы "Сандугач" җыры, III, V сыйныфлар хоры, шигырьләр уку балалар күңелендә якты эз калдырды. Кичәдә катнашучы яшь буынга халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану, күренекле әдипләребезнең әдәби мирасын өйрәнү, музыка, җыр сәнгатенә ешрак мөрәҗәгать итүнең культура дәрәҗәсен үстерүгә зур тәэсир итүе аңлатылды. Ул Милли мәдәният елына һәм 21 февральдән старт алган «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Дуслык күпере
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия