Мәгариф һәм тәрбия

Электрон белем – яшьләргә дә, өлкәннәргә дә

Татар гимназиясендә аксакаллар шурасының күчмә утырышы үтте. Көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылды. Алар - «Электрон мәктәп» проектының район мәгариф системасында гамәлгә ашырылышы һәм «Интернет - озын гомер» проекты үтәлеше. Утырыш эшендә район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. "Электрон мәктәп" проектын гамәлгә ашыру буенча татар гимназиясе һәм 4нче мәктәп директорлары...

Татар гимназиясендә аксакаллар шурасының күчмә утырышы үтте. Көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылды. Алар - «Электрон мәктәп» проектының район мәгариф системасында гамәлгә ашырылышы һәм «Интернет - озын гомер» проекты үтәлеше. Утырыш эшендә район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты.

"Электрон мәктәп" проектын гамәлгә ашыру буенча татар гимназиясе һәм 4нче мәктәп директорлары Ленар Әхмәтҗанов, Светлана Ларина сөйләде. Алар соңгы елларда мәгариф системасына электрон укытуның ни дәрәҗәдә үтеп керүенә басым ясады.

- Хәзер һәр фәнне интернет челтәренә урнаштырылган дәресләр ярдәмендә алып барырга мөмкин. Әмма укытучының бала күзенә карап өйрәтүе, укучының дәресне ни дәрәҗәдә үзләштерүен аңлап эш итүе дә кирәк. Шуңа күрә без электрон укытуны җанлы дәресләр белән аралаштырып алып барабыз. Әлбәттә, мультимедиалы дәресләр балалар аңына тәэсир итүдә зур роль уйный, - диде чыгышында Ленар Әхмәтҗанов.

Хәзер өлкәннәр арасында да компьютер белән эш итәргә өйрәнергә теләк белдерүчеләр шактый. Мәшгульлек үзәге аша өлкәннәргә, республика бюджеты хисабыннан "Интернет - озын гомер" проектында катнашып, компьютер нигезләрен өйрәнү мөмкинлеге тудырылды. "Компьютер ликбезы" курсларына йөрүчеләр дә шактый. Утырышта өстәмә белем бирү педагогы Олеся Козенбаева балалар иҗат йортында үзе алып барган шундый дәресләр турында сөйләде һәм ул пенсионерларның компьютерда текст җыярга өйрәнүләрен, хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә табибларга электрон чиратка язылу серләрен үзләштерүләрен әйтте.

Аксакаллар шурасы әгъзалары электрон белемнең мөһим булуын, алга таба да бу юнәлештә эшчәнлекне дәвам итү зарурлыгын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Электрон белем – яшьләргә дә, өлкәннәргә дә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия