"Алтынчәч" балалар бакчасында ел буе төрле темаларга күргәзмәләр эшли. "Алтын көз килде безгә", "Көзге уңыш", "Әтиемнең оста куллары", "Әбиемнең серле сандыгы" һәм башкалар. Октябрь аенда балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, әти-әниләрдә шушы эшкә кызыксыну уяту уңаеннан "Гадәти булмаган физкультура җиһазы - бакчада һәм өйдә" дигән темага күргәзмә оештырылды. Эшкә тотынганчы барлык төркемнәрдә...
"Алтынчәч" балалар бакчасында ел буе төрле темаларга күргәзмәләр эшли. "Алтын көз килде безгә", "Көзге уңыш", "Әтиемнең оста куллары", "Әбиемнең серле сандыгы" һәм башкалар. Октябрь аенда балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, әти-әниләрдә шушы эшкә кызыксыну уяту уңаеннан "Гадәти булмаган физкультура җиһазы - бакчада һәм өйдә" дигән темага күргәзмә оештырылды. Эшкә тотынганчы барлык төркемнәрдә дә әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрелде һәм һәр төркем яшь үзенчәлекләренә туры килә торган гадәти булмаган физкультура җиһазлары сайлады. Шулай итеп әти-әниләр, тәрбиячеләр балалар белән бергә эшкә керештеләр. Гадәти булмаган җиһазларны эшләгәндә төрле ташландык материаллар кулланылды. Алар: киндер-сюрприз, майонез, балык савытлары, төрле төстәге тасмалар, шешә капкачлары һәм башкалар. Үз җиһазларын әти-әниләр бик кызыксынып эшләде, төрле төсле кәгазьләр белән бизәделәр. Бу күргәзмә безгә физкультура җиһазларын тулыландырырга, шөгыльләрне, иртәнге гимнастиканы кызыклырак үткәрергә ярдәм итә. Шулай ук балаларның сәламәтлекләрен ныгытуда төрлесе төрле яклап йогынты ясый. Шунысы куанычлы, бу җиһазларны ясаганда әти-әниләр балалар белән бергә эшләде. Шушы күргәзмәдә катнашканнары өчен барлык әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә рәхмәт.
Л. Мөхетдинова,
тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев