Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Мәгариф һәм тәрбия

Гимназиядә – аулак өйдә

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә бүген “Аулак өйл-баттл”ның шәһәркүләм бәйгесе үтте.

Республика масштабында оештырылучы “Аулак өй-баттл” бәйгесендә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Адымнар” татар мәдәнияты клубы әгъзалары берничә тапкыр җиңүләр яулады быел. Анда нигездә татар теле белгечләре, педагоглар тупланган. Район җирлегендә дә әлеге күркәм бәйгене гамәлгә кертеп җибәрү теләге белән татар гимназиясенең директор урынбасары (татар мәдәнияты клубы әгъзасы) Рәфисә Гатияуллина “Аулак өй-баттл”ны педагоглар һәм укучылар арасында оештыру идеясе белән чыкты.
- Командалар арасында оештырылучы бу бәйге татар телендә матур сөйләмне баетуга, язучы-шагыйрьләребезнең әсәрләрен күбрәк белергә омтылырга, әйтем, мәкальләрне белергә этәргеч бирә. Шуңа да, гимназиябездә әлеге бәйгене өлкән сыйныф укучылары һәм шәһәр мәктәпләренең татар теле, әдәбияты укытучылары арасында оештырырга карар иттек. Бу проект мәгариф идарәсе тарафыннан да хуплау тапты, аны алга таба дәвам итү планы бар, - ди Рәфисә Сәетгәрәевна.
Татар гимназиясендә беренче бәйге гимназиянең өлкән сыйныф укучы кызларыннан торган “Калфаклылар” командасы һәм шәһәр мәктәпләренең татар теле, әдәбияты укытучыларыннан җыелган “Энҗе бөртекләре” командасы арасында барды. Биредә алар татар халык җырларын башкаруда, фотосурәтләрдән билгеле шәхесләрне тануда, язучы-шагыйрьләр әсәрләрен белүдә, әйтемнәрне дәвам итүдә ярыштылар.
- Миңа шәхсән бу бәйге татар язучылары әсәрләрен күбрәк белү ниятен, тапкыр җаваплар эзләүдә актив булу өчен татар халык әйтемнәрен өйрәнү теләген уятты. Алга таба әнием белән бергәләп бу уңайдан белемнәрне арттырырга исәбем, - ди “Калфаклылар” командасы әгъзасы Әминә Хөснетдинова.
- Бүгенге бәйгедән мин бик канәгать балалар татар телебезне камил белүләрен күрсәттеләр. Ә укытучыларга шәһәр җирлегендә шундый балалар тәрбияли алуларына сөендем. Мондый чаралар безгә ана телебезне саклауга һичшиксез ярдәм итәчәк, - диде жюри әгъзасы Фәния Әгъзамова.
Жюри рәисе Фәннур Миңнекәев та командаларның белем дәрәҗәсен югары бәяләде.
Һәр катнашучы мәгариф идарәсе бвшлыгы Эрнст Сәфәргалиев һәм татар гимназиясе директоры Рафаэль Хәсәншин имзалаган Мактау грамоталарына лаек булды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев