Бу атнадан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды. Аларның ялын оештыруда мәгариф идарәсе генә түгел, һәр учреждение катнаша. "Энергетик" Мәдәният сарае матур әдәбиятны пропагандалау максатыннан эчтәлекле чара үткәрде. Ул бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 215 ел тулу уңаеннан оештырылган шигырь уку бәйгесе формасында үтте. Шагыйрь үз шигырьләрендә әйтергә теләгән...
Бу атнадан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды. Аларның ялын оештыруда мәгариф идарәсе генә түгел, һәр учреждение катнаша.
"Энергетик" Мәдәният сарае матур әдәбиятны пропагандалау максатыннан эчтәлекле чара үткәрде. Ул бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 215 ел тулу уңаеннан оештырылган шигырь уку бәйгесе формасында үтте. Шагыйрь үз шигырьләрендә әйтергә теләгән фикерне сәнгатьле, аһәңле итеп жюри хөкеменә 65 укучы тәкъдим итте. Бәйгедә авыл мәктәпләре укучылары да актив катнашты. Максатыбыз, беренчедән, бөек шагыйрьнең талантына тагын бер кат баш ию, яшь буында аның иҗатына игътибарны арттыру булса, икенчедән, матур сөйләм теленә өйрәтү, Пушкин шигырьләрен тәрбияви максатларда куллану, дип ассызыклады жюри рәисе, "Энергетик" Мәдәният сарае директоры Людмила Илларионова. Укучылар яшь үзенчәлеге буенча төрле номинацияләрдә бүләкләнде.
Ә 1нче мәктәп укучылары язгы ялларын «Нәүрүз»не бәйрәм итү белән башлап җибәрде. Мәктәп территориясе көне буе укытучылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар тавышыннан гөрләп торды. Кемдер уен оештырды, балалар рәхәтләнеп үзләрен төрле ярышларда сынады. Сөйләшү-аралашуны «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында ана телендә генә алып барырга тырышты һәркем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев