Мәгариф һәм тәрбия

Каникул дип тормадык

Ал. Бистәсе мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узды. Язгы каникуллар җитүен түземсезләнеп көткән балалар, арып-талу белән исәпләшмичә, зур активлык белән эшкә тотынды. Иң беренче булып V сыйныф укучылары "Тамчыкай" балалар бакчасында нәниләрне үзләренең кызыклы чыгышлары белән сөендерде. "Тәүфыйклы песи" курчак театрын кечкенәләр яратып карады, хәтта җибәрәселәре дә килмәде. "Кызыклы башваткыч"...

Ал. Бистәсе мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узды. Язгы каникуллар җитүен түземсезләнеп көткән балалар, арып-талу белән исәпләшмичә, зур активлык белән эшкә тотынды.

Иң беренче булып V сыйныф укучылары "Тамчыкай" балалар бакчасында нәниләрне үзләренең кызыклы чыгышлары белән сөендерде. "Тәүфыйклы песи" курчак театрын кечкенәләр яратып карады, хәтта җибәрәселәре дә килмәде.

"Кызыклы башваткыч" бәйгесендә V-VIII сыйныф укучылары кроссвордлар төзеде. Кроссвордларның темасы да шактый киң иде: алар кошлар, агачлар, чәчәк һәм үләннәр, өй җиһазлары, уку әсбаплары, матур сүзләр, актив сүзләр дип аталды. Аларны чишүдә VIII сыйныф укучыларына тиңнәр булмады.

VIII, IX, X сыйныфлар татар теленең җәмгыятьтә тоткан урыны турында язмалар әзерләп, үз эшләре белән башка сыйныф укучылары каршында чыгыш ясадылар. Иң бай эчтәлекле дип X сыйныфтан Данил Зайцев эше танылды.

Дәресләрдән соң "Син дә татарча сөйләш әле" акциясе дә бик кызыклы үтте. VIII сыйныф укучылары урамда очраган авылдашлары белән татарча исәнләшеп, хәл сорашты, көн дә кулланыла торган сүзләрнең тәрҗемәләре язылган кәгазьләр таратты. Укучылар бу көнне авылның кибетләрендә, китапханәдә, клубта, машина-трактор паркында булдылар, рус телле авылдашлары белән татар телендә аралаштылар, аларны татарча исәнләшергә, саубуллашырга, рәхмәт әйтергә, хәл сорашырга өйрәттеләр. Күтәренке күңелләре, көләч йөзләре белән авылдашларының күңелләрен күтәрделәр. Алар артыннан чын татарча рәхмәт әйтеп калдылар.

Әти-әниләр җыелышында татар телендә куелган концерт бирегә килгән барлык кешенең күңелен күтәрде. V-X сыйныф укучылары башкаруында яңгыраган "Туган як", "Бер егет гармун сайлый", "Су буенда учак яна", "Күбәләк", "Бөрлегән", "Яшьлегем чишмәләре", "Эх, сез, матур кызлар" җырларын кунаклар аеруча яратып тыңладылар. Әти-әниләр күңеленә V сыйныф укучылары башкаруында "Каз канаты" биюе дә хуш килде. Бу кичәдә Габдулла Тукай шигырьләренә инсценировкалар күрсәтелде, Һади Такташ, Роберт Миңнуллин шигырьләре яңгырады.

Акцияне йомгаклап, укучылар авыл китапханәсенә барды. Алар китапханә фондында булган татар язучыларының әсәрләре белән танышты, татар телендәге текстларны сәнгатьле, дөрес итеп укуда ярышты.

Язгы каникулда ял итеп мәктәпкә килгәч, һәр бәйгегә һәм эшкә йомгак ясалды. Укучылар Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе укучыларны һәм авылдашларыбызны битараф калдырмады, аларда татарча сөйләшүгә кызыксыну уятты. Укучыларыбыз ике телдә исәнләшә, авылдашларыбыз да ике телдә җавап кайтара. Начармыни?

Р. Хадиуллина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Каникул дип тормадык
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия