Балаларның язгы каникулларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру өчен атна дәвамында районның һәр мәктәбе, мәдәният, спорт, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үтә. Аларга мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Шәһәрнең 8нче мәктәбе укучылары өчен дә каникуллар җанлы үтте. - Мәктәптә 65 бала белем...
Балаларның язгы каникулларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру өчен атна дәвамында районның һәр мәктәбе, мәдәният, спорт, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үтә. Аларга мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итүгә зур игътибар бирелә.
Шәһәрнең 8нче мәктәбе укучылары өчен дә каникуллар җанлы үтте.
- Мәктәптә 65 бала белем ала. Язгы яллар вакытында, аларның һәрберсенең нәрсәгә сәләтле булуын исәпкә алып, без чаралар планы әзерләдек. Ул спорт һәм интеллектуаль уеннарны, төрле тематик кичәләрне, ветераннарга ярдәм итүне үз эченә алды. Каникулларны шәһәрдә үткәрүче балалар аларда теләп катнашты, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Хафизова.
Көндез укучылар Кошлар көне һәм башка темаларга багышланган кичә, интеллектуаль уеннарда катнашсалар, кичен спорт түгәрәкләренә киләләр. Мәсәлән, Халыкара театр көненә багышланган чаралар балалар күңелендә аеруча истә калган.
Узган шимбәдә мәктәпкә Төги мәктәбе укучылары, кунакка килеп, спектакль күрсәтте, соңыннан без алар белән бергәләшеп күңел ачтык, ди IV сыйныф укучысы Диләрә Әбдрәхимова. Диләрә - бик актив кыз. Ул китапханәче Людмила Крылова үткәргән "Театр, театр..." дип аталган чарада викторина сорауларына иң төгәл җавап бирүче булды. Гомумән, балаларның язучылар, аларның әсәрләре белән чын күңелдән кызыксынуына китапханәче апалары бик шат.
- Балалар без ялда дип өйләрендә утырмады, көн саен китапханә гөр килеп торды, - ди Людмила Крылова.
Шулай ук 8нче мәктәп укучылары Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә ялгыз яшәүче сугыш ветераннары, өлкән яшьтәгеләргә йорт мәшәкатьләрендә даими ярдәм итеп тора. Язгы каникул вакытында да бу эш тукталмады. Мәсәлән, сугыш ветераны Хәлил Мөхәммәдиев янында алар еш булуларын әйтәләр. Балалар игелекле эш башкара алуларына үзләре дә бик шат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев