Мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәме уңаеннан бал-маскарадлар тәмамлануга кышкы каникуллар башлана. Быел алар 30 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникул чорында башлангыч сыйныфта укучы шәһәр балалары өчен мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. 1-7нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә җиде көн дәвамында 418 балага көндезге лагерь оештырылачак. Юллама бәясенең 15 процентын әти-әниләр түли,...
Мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәме уңаеннан бал-маскарадлар тәмамлануга кышкы каникуллар башлана. Быел алар 30 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникул чорында башлангыч сыйныфта укучы шәһәр балалары өчен мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. 1-7нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә җиде көн дәвамында 418 балага көндезге лагерь оештырылачак. Юллама бәясенең 15 процентын әти-әниләр түли, калган өлеше республика бюджетыннан финанслана.
Каникуллар вакытында көн саен мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, яшьләр үзәкләрендә балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч чаралар оештырылачак. Ә шәһәркүләм чараларга килгәндә, ул 30 декабрьдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы үзәк чыршы янында көндезге сәгать 10да кышкы каникулларны ачуга багышланган "Исәнме, Яңа ел, исәнме, каникуллар" дигән бәйрәме белән башланып китәчәк.
3 гыйнварда шулай ук үзәк чыршы янында 14-15 сәгатькә кадәр кышкы уеннар булачак.
4 гыйнварда 12 сәгать 30 минутта "Энергетик" Мәдәният сараенда "Былтыр кызы" дип аталган курчак театры спектакле күрсәтеләчәк.
6 гыйнварда Энергетиклар урамы 11 йорт ишегалдында кардан әвәләп төрле фигуралар ясарга яратучылар өчен бәйге оештырылачак.
7 гыйнварда Мирный бистәсе мәдәният йортында 19 сәгатьтә Раштуа киче үткәреләчәк. "Энергетик" Мәдәният сараенда 18 сәгатьтә "Раштуа сезгә елмайсын" бәйрәм чарасы үткәреләчәк. "Космос" яшьләр үзәге бу кичне яшь-җилкенчәкне дискотекага чакыра.
10 гыйнварда 14 сәгатьтә "Энергетик" Мәдәният сараенда уку алдынгылары, активистлары өчен чыршы бәйрәме уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев