Мәгариф һәм тәрбия

Киләчәк турында кайгыртып...

2011 ел районыбызда «Бәләкәч» республика программасын тормышка ашыру максатында күп эшләр белән билгеләнде. Алдагы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү 66 процент тәшкил итсә, 2011 елда ул 70 процентка җитте. Моңа ел дәвамында өстәмә 120 урын булдыру нәтиҗәсендә ирешелде. Аның өчен авылларда мәктәп биналарының буш урыннары файдаланылып,...

2011 ел районыбызда «Бәләкәч» республика программасын тормышка ашыру максатында күп эшләр белән билгеләнде.

Алдагы елларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү 66 процент тәшкил итсә, 2011 елда ул 70 процентка җитте. Моңа ел дәвамында өстәмә 120 урын булдыру нәтиҗәсендә ирешелде. Аның өчен авылларда мәктәп биналарының буш урыннары файдаланылып, төзекләндерелде, ә шәһәрдә балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр булдырылды. Соңгы шундый төркем "Кызыл калфак" балалар бакчасында ачылды.

"Кызыл калфак" балалар бакчасында моңа кадәр дүрт төркем эшли иде. Шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүче яшь гаиләләр соравы буенча әлеге бинаның бер өлешендә косметик төзекләндерү эшләре үткәрелеп, бишенче төркемне ачу карар ителде. 20 балага исәпләнгән бу беренче кечкенәләр төркемендә 2-3 яшьлек балалар тәрбияләнәчәк.

- Биредә без мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүнең комплекслы программасы нигезендә бик бәләкәйләрне мәктәпкә әзерләү белән шөгыльләнәчәкбез. Әти-әниләргә ул, сабыйларын ышанычлы кулларга тапшырып, эшкә чыгу мөмкинлеге бирсә, безгә баланың аң үсеше өстендә кечкенә яшьтән үк ныгытып эшләү бурычы куя, - ди бакча мөдире Людмила Белоногова.

"Кызыл калфак"ның яңа төркемендә уен, йокы, юыну, киенү-чишенү бүлмәләре уңайлы итеп төзекләндерелгән. Яңа карават, җиһазлар урнаштырылган. Спонсорлар хисабына урын-җир кирәк-яраклары алынган, җирле бюджеттан уенчыкларга акча бүленгән. Кыскасы, сабыйлар өчен кирәкле булган барлык уңай шартлар тудырылган. Тәрбияче Лилия Садилова һәм тәрбияче ярдәмчесе Оксана Лысинкова балаларга ныклы тәрбия бирергә әзер. Бик бәләкәйләр белән эшләү җаваплылыгын тою бераз дулкынландырса да, аларның самими, эчкерсез күзләренә карагач киләчәк буынны тәрбияләүдә үз өлешебезне кертә алуга күңел сөенә, диләр алар.

Бакчада яңа төркем ачу тантанасы уңаеннан зуррак балаларның матур итеп биюләрен, җырлауларын, шигырь сөйләүләрен күргән нәниләр үзләре дә аларга кушылып кул чабарга, һөнәрләрен күрсәтергә ашыкты. Мәсәлән, Егор Михайлов Кыш бабайга шигырь сөйләде. Әлбәттә, "Кызыл калфак"ка яңа ел бәйрәменә килгән суык бабай аны бүләксез калдырмады.

- Ә безнең өчен иң зур бүләк - бакчада яңа төркем ачылу. Без Егор 6 айлык чакта электрон чиратка баскан идек һәм менә ике ел эчендә урынлы булдык, - ди аның әнисе Оксана.

Гомумән, әти-әниләрнең барысы да өстәмә төркем булдырып, сабыйлары өчен бакчадан урын бирелү, аларга шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылуга шат булуларын әйттеләр.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Сәлахетдинов бу зур эшләрнең яңа елда да дәвам итәчәген, "Балаларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итәбез" муниципаль программасының III этабы старт алачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Киләчәк турында кайгыртып...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия