Мәгариф һәм тәрбия

Китапханә җәяүлене тәрбияли

Бала һәм юл. Бу дәүләткүләм мәсьәләгә әверелә бара. Статистика мәгълүматлары буенча, күп очракта һәлакәтләр юл йөрү кагыйдәләрен белмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Әлеге җәһәттән ЮХИДИ, юл куркынычсызлыгы фонды "Китапханә җәяүлене тәрбияли" проекты буенча эшчәнлек алып баручы үзәк китапханәнең балалар бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли. Күптән түгел үзәк китапханәдә язучы Борис Вайнерның...

Бала һәм юл. Бу дәүләткүләм мәсьәләгә әверелә бара. Статистика мәгълүматлары буенча, күп очракта һәлакәтләр юл йөрү кагыйдәләрен белмәү нәтиҗәсендә килеп чыга.

Әлеге җәһәттән ЮХИДИ, юл куркынычсызлыгы фонды "Китапханә җәяүлене тәрбияли" проекты буенча эшчәнлек алып баручы үзәк китапханәнең балалар бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли.

Күптән түгел үзәк китапханәдә язучы Борис Вайнерның "Күмәчнең яңа маҗаралары" әкияте буенча юл йөрү кагыйдәләрен чагылдырган республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу чараның юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көнендә узуында бәйлелек, мәгънә бар. Анда үзәк китапханә директоры Роза Вәлиева, юл куркынычсызлыгы фонды директоры Вадим Иванов, ЮХИДИ бүлеге инспекторлары катнашып, бәйгедә җиңү яулаган малай-кызларны котлап, алга таба да әлеге юнәлештә бәйгеләрдә катнашырга чакырды. Конкурсны республика балалар китапханәсе белән Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге оештырды. Бәйгенең район турына балалар китапханәсе нәтиҗә ясап, иң отышлыларын республика турына җибәрдек, ди директорның балалар белән эшләү буенча урынбасары Рита Әхмәтова. Республика турында район-шәһәрдән 15 укучы катнашып, республика балалар китапханәсенең Рәхмәт хатына, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче бүләкләргә ия булды. Шунысы игътибарга лаек, конкурста иң күп катнашучылар Ал. Бистәсе мәктәбеннән - алар җидәү. Югары Мәлем китапханәчесе Тәслимә Солтанова юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча саллы эш башкара. "Китапханә җәяүлене тәрбияли" проекты буенча Зәй тәҗрибәсен өйрәнү уңаеннан оештырылган республика киңәшмәсендә аның ЮХИДИ бүлеге Мактау грамотасына ия булуы шул хакта сөйли.

-Юл йөрү кагыйдәләре буенча конкурска рәсем ясарга дигәч, малай-кызлар теләп кушылды, - ди ул.

Билгеле, бер нәрсә дә буш урында тумый, моның өчен укучылардан юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү сорала.

-Мин шәһәрдә юл йөрү кагыйдәләрен һәм аларны төгәл үтәүче күмәчне төшердем, - ди Югары Мәлемнән Илгизә Галиуллина.

Зәйдән исә татар гимназиясендә укучы абыйлы-сеңелле Дания белән Камил Абдуллиннар да үзләрен сынады. Китапханәнең балалар бүлеге хезмәткәрләре ул көнне җиңүчеләргә "Урмандагы хәлләр" дигән курчак театрын күрсәтте. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәгәннәрнең аянычлы хәлләргә тарулары бәян ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Китапханә җәяүлене тәрбияли
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия