Мәгариф һәм тәрбия

Компенсация түләүдә үзгәрешләр бар

Баласын балалар бакчасына йөрткән өчен әти-әниләр түләгән суммадан компенсация кайтаруда 1 сентябрьдән үзгәрешләр керде. Моңа кадәр компенсация әти-әни фактта түләгән суммадан чыгып исәпләнде. Ә сентябрьдән ул түбәндәге формула буенча исәпләп чыгарыла: К=СхР. Биредә: К - компенсация күләме; Р - балага тиешле процент күләме (мәсәлән, беренче бала өчен - 20, икенчесе...

Баласын балалар бакчасына йөрткән өчен әти-әниләр түләгән суммадан компенсация кайтаруда 1 сентябрьдән үзгәрешләр керде.

Моңа кадәр компенсация әти-әни фактта түләгән суммадан чыгып исәпләнде. Ә сентябрьдән ул түбәндәге формула буенча исәпләп чыгарыла: К=СхР. Биредә: К - компенсация күләме; Р - балага тиешле процент күләме (мәсәлән, беренче бала өчен - 20, икенчесе өчен - 50, аннан соңгылары өчен 70 процент); С - балалар бакчасына әти-әниләр түләвенең уртача күләме.

Шунысына да игътибар итәргә кирәк, әлеге формула бала ай дәвамында, көн калдырмыйча йөргәндә кулланыла. Ә бала бакчага йөрмәсә яки көннәр калдырганда, түбәндәге формула ярдәмгә килә: К = (С-П) + ДхП/М) х Р. Биредә С - балалар бакчасына әти-әниләр түләвенең уртача күләме, П - ай буена бакчаның туклану продуктлары чыгымы, М - ай буена эш көннәре саны, Д - ай буена баланың бакчага фактта йөргән көннәре саны, Р - балага тиешле процентлар (1-20, 2-50, 3-70 процент).

Гади генә бер мисал китереп үтик. Мәсәлән, икенче баласын II категорияле бакчага йөрткән өчен әти-әни аена 1422 сум акча түли. Әлегә кадәр гаилә түләгән сумманың 50 процентын компенсация рәвешендә кайтарып алган булган. Ә хәзер компенсация 1204 сумнан кайтарыла. Бу сумма барлык категория бакчалар өчен түләүләрне исәпкә алып чыгарылган уртача бәя (С) булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Компенсация түләүдә үзгәрешләр бар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия