Мәгариф һәм тәрбия

Котлы булсын Нардуган!

Нардуган йолалары бүген кабат тергезелә, ата-бабаларыбызның рухи байлыгы, традицияләре әйләнеп кайта. "Алтынчәч" бакчасында балаларны төрле халыкларның милли бәйрәмнәре белән таныштыру, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү эше даими алып барыла. Безнең бакчада үткән Нардуган бәйрәменә кунакка 4нче мәктәп укучылары да килде. Кичәнең башыннан ахырына кадәр җыр, уеннар тынып тормады....

Нардуган йолалары бүген кабат тергезелә, ата-бабаларыбызның рухи байлыгы, традицияләре әйләнеп кайта. "Алтынчәч" бакчасында балаларны төрле халыкларның милли бәйрәмнәре белән таныштыру, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү эше даими алып барыла.

Безнең бакчада үткән Нардуган бәйрәменә кунакка 4нче мәктәп укучылары да килде. Кичәнең башыннан ахырына кадәр җыр, уеннар тынып тормады. Аларда һәркем теләп катнашты. Бәйрәмне әби белән бабай ачып җибәрде. Нардуган турында сүз алышкач, балалар җыр-биюләр башкардылар.

Бәйрәм ахырында әби белән бабай катнашучыларны яңа гына мичтә пешкән пәрәмәчләр белән сыйлады. Бәйрәмнән мәктәп укучылары да, бакча балалары да канәгать калды.

Л. Мөхетдинова,

тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Котлы булсын Нардуган!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия