Мәгариф һәм тәрбия

“Кояшкай”га – 50

Ярты гасыр дәвамында сабыйларны, чын мәгънәсендә, җылы нурлары белән иркәләп тәрбияләүче «Кояшкай» балалар бакчасы күркәм юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан үткәрелгән тантанага район башлыгы Татьяна Воропаева, мәгариф идарәсе, ГРЭС җитәкчелеге, хезмәт юллары шушы бакча белән бәйле булган ветеран педагоглар килде. Аларны хәзерге коллектив, балалар якты йөз белән каршы алып, матур...

Ярты гасыр дәвамында сабыйларны, чын мәгънәсендә, җылы нурлары белән иркәләп тәрбияләүче «Кояшкай» балалар бакчасы күркәм юбилеен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан үткәрелгән тантанага район башлыгы Татьяна Воропаева, мәгариф идарәсе, ГРЭС җитәкчелеге, хезмәт юллары шушы бакча белән бәйле булган ветеран педагоглар килде. Аларны хәзерге коллектив, балалар якты йөз белән каршы алып, матур җыр-биюләрен бүләк итте, уңышлары белән уртаклашты. Тантанада «Кояшкай»ның ярты гасырлык тарихы искә алынды.

Әлеге бакча 1962 елның апрель аенда энергетиклар тарафыннан сабыйларга бүләк ителә һәм биредә нигездә ГРЭС хезмәткәрләре балалары тәрбияләнә. Энергетикларның сменалы эш режимын исәпкә алып, "Кояшкай" кайчандыр тәүлек буе эшләүче беренче бакча була. Анда хәтта 2 айлык сабыйлар өчен дә ясле төркеме оештырыла. Шушы бакчага йөргән, бүген район үсешендә билгеле урын тотучы Венера Шакирҗанова һәм Марина Горина, сабыйчакларын искә алып, әти-әниләре төнлә эшләгәндә кунып калуларын, бакчаның алар өчен икенче йортка әйләнүен җылы итеп сөйләделәр. ГРЭСның профсоюз комитеты рәисе Николай Шипков "Кояшкай" кебек үк станциянең дә тиздән истәлекле дата билгеләп үтәргә җыенуын ассызыклады. Станциядә беренче блокның эшли башлавына 50 ел тула. Кыскасы, 1962 ел өлкәннәр өчен дә, аларның сабыйлары өчен дә шатлыклы вакыйгаларга бай булган.

- "Кояшкай" ГРЭС белән ачылган көннән тыгыз бәйләнештә, алга таба да мондый күркәм бәйләнеш өзелмәс, - диде Николай Шипков, бакчага проектор бүләк итеп.

Тарихи хатирәләрне искә алганда, әлбәттә инде, ветеран педагоглар хөрмәтләнде. "Кояшкай"ның беренче мөдире Любовь Волкова булган. Аңа эш башлау җиңел булмый. Коллектив тупларга, бинаның әйләнә-тирәсен балалар күңеленә хуш килерлек итеп төзекләндерергә һәм, ниһаять, сабыйларны каршы алырга әзерләнергә. Бакчаның беренче тәрбиячеләреннән берсе Анна Курбатова әйтүенчә, биредә, чыннан да, исеменә туры килердәй якты күңелле, кояштай балкып торучы, балалар яратучы коллектив туплана.

- Мин бу бакчада 31 ел хезмәт куйдым, шуның 23 елы мөдир буларак узды. Шушы дәвер эчендә "Кояшкай"га очраклы педагоглар килгәнен хәтерләмим. Тәрбиячеләр шулкадәр бала җанлы, фантазиягә бай кешеләр булдылар. Алар кушканга түгел, бөтен күңелләре белән сабыйларга тәрбия бирергә алындылар, - дип искә алды Анна Курбатова.

Аның тәрбиячеләрне генә түгел, бүген дә исем-фамилияләре белән ул чактагы балаларны атавы, аларның тормышы белән кызыксынып торуы сокландырды. Юбилей тантанасын тагын да ямьләндереп, ветеран педагоглар элекке хезмәттәшләре Наталья Подживотовага кушылып җырлады.

"Кояшкай"ның бүгенге тормышы, уңышлары белән бакча мөдире Лилия Әгъзамова таныштырды. Ул соңгы елларда "Кояшкай"ның "Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик" муниципаль программа кысаларында яңаруын, балалар тәрбияләү өчен тагын да уңай шартлар тудырылуын, республика, төбәк, хәтта Бөтенроссия бәйгеләрендә призлы урыннар яулауларын ассызыклап, 50 елда 48 чыгарылыш биргән, 7 меңгә якын баланы тәрбияләүгә өлеш керткән "Кояшкай"ның алга таба да сабыйларга ныклы тәрбия, белем бирергә әзер булуын әйтте.

Бүген бакчада 43 кеше хезмәт куя. Аларның 15е - зур тәҗрибәгә ия тәрбияче. Биредә төп игътибар әхлакый, рухи тәрбия бирүгә, балада сәламәт милли вәзгыять булдыруга юнәлтелә. 1992 елда ГРЭС белән район мәгариф бүлеге килешүе нигезендә "Кояшкай" татар милли бакчасы итеп үзгәртелә. Шулай итеп, быел ул милли бакча буларак та 20 еллыгын билгеләп үтә.

Татьяна Воропаева, "Кояшкай"ны юбилее белән котлап, тантанада чыгыш ясаган балаларның татар телен дә, рус телен дә камил белүләренә соклануын белдерде.

- Менә шулай балаларны күп телләр белергә, төрле милли гореф-гадәтләрне өйрәнеп, аларга хөрмәт белән карарга өйрәтергә кирәк. Тыныч, тату яшәүгә, бер-беребезгә ихтирамлы булуга ни җитә! Ә сабыйларыбызга ныклы тәрбия орлыгы нәкъ менә бакчада салына. Бу хезмәтне намус белән башкарган ветеран педагогларга да, хәзерге тәрбиячеләргә дә зур рәхмәт, - диде ул һәм 5 хезмәткәргә - район башкарма комитеты Рәхмәт хатлары, 3 тәрбияче - Миләүшә Шәяхмәтова, Венера Демахина, Фәния Әгъзамовага район башлыгы Мактау грамоталарын тапшырды. Тантанада тагын 11 хезмәткәр мәгариф идарәсе Рәхмәт хатларын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Кояшкай”га – 50
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия