Бүген Зәйдә политехник колледжда һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында тракторчы-машинист белгечлеге буенча төбәк чемпионаты (конкурс) узды. Республикада беренче тапкыр уздырылучы әлеге һөнәри бәйгенең максаты - авыл хуҗалыгы тармагына яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк тарту, техниканы яхшы белүче урта һөнәри уку йорты студентларын ачыклау, әлеге һөнәрнең абруен тагын да күтәрү....
Бүген Зәйдә политехник колледжда һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында тракторчы-машинист белгечлеге буенча төбәк чемпионаты (конкурс) узды. Республикада беренче тапкыр уздырылучы әлеге һөнәри бәйгенең максаты - авыл хуҗалыгы тармагына яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк тарту, техниканы яхшы белүче урта һөнәри уку йорты студентларын ачыклау, әлеге һөнәрнең абруен тагын да күтәрү. Чарага республиканың 10 районыннан иң яхшы тракторчы-машинист егетләр җыелды. Алар билгеләнгән вакыт эчендә 5 модульгә бүленгән бәйге биремнәрен төгәл, сыйфатлы башкаруда көч сынашты.
- Әлеге чемпионат республикада беренче мәртәбә уздырыла. Төбәк этабын оештыруны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Зәй политехник колледжына ышанып тапшырды. Икеләнүләргә урын калдырмас өчен без чемпионатта урын алуга дәгъва кылмыйбыз. Шулай да Алексей Кондратьев үз мөмкинлекләрен көндәшләре арасында сынап карау өчен ярыш этапларын уза. Чемпионат 2019 елда Россиядә узачак һөнәри осталыкның дөнья турына әзерлек башы булып та тора, - дип аңлатты колледж директоры Николай Воропаев.
Ярышларда Лениногорск, Апас, Кукмара, Чүпрәле, Балтач, Түбән Кама, Чаллы, Сарман, Актаныш, Тәтештән һөнәри уку йортлары тракторчы-машинистлары көч сынашты. Һөнәри осталыкны билгеләү ярышы исә 5 модульгә бүлеп оештырылды. Аларның һәрберсендә авыл хуҗалыгы идарәсе, Ростехнадзор, транспорт оешмасы белгечләре, техник белем бирү педагоглары, экспертлар буларак, биремнәрне үтәүне җентекләп күзәтте. Беренче модульдә конкурсантлар - "Беларус-1221" маркалы тракторның электр җайланмалары төзексезлеген табарга, икенчесендә "МТЗ-80" тракторының двигательгә килә торган туклану системасына техник хезмәт күрсәтергә тиеш иде. Өченче модульдә Д-240 двигателенең газ бүлү механизмын төзекләндерергә, дүртенче модульдә җир сукалау агрегатын комплектлаштырырга, бишенчедә "Беларус" тракторында фигуралы йөрү биремен үтәргә тиеш булды. Фигуралы йөрүгә бары 10 минут вакыт бирелде. Иң беренче булып аны Балтач егете Булат Мөдәррисов үтте. Шактый катлаулы трассаны егет югары профессиональ осталык белән башкарды. Аның инде гамәли тәҗрибәсе булуы сизелеп тора. Чүпрәледән Раил Җаббаров та практиканы тракторда язгы-көзге кыр эшләрендә узуын әйтә.
- Баштарак тракторчыларның ярдәмче-ләре буларак кыр эшләрендә катнашсак, соңга таба үзебез руль артына утырып, чәчү, урып-җыю эшләрендә актив катнашабыз. Теориянең практика белән үрелеп баруы һөнәри осталыкны арттыра. Хәзер инде мин өченче курста белем алам,- ди ул.
Егетләрнең 11енә дә берьюлы биремнәрне үтәү мөмкинлеге булмау сәбәпле, берәүләр имтихан тотканда, икенче төркемгә шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Алар Зәйнең истәлекле урыннарында булды.
Һөнәри яктан иң-иң оста дип табылган студент исә республика данын 15 майда Казанда яклаячак.
Энҗе Әгъләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев