Районда белемле, төрле фәннәрне тирәнтен үзләштерергә сәләтле балалар аз түгел. Аларның Россия, республика күләмендә уздырылучы бәйгеләрдә Зәй данын кыю яклавы белән без чын-чынлап горурланабыз. Татар гимназиясенең XI сыйныф укучысы Айнур Галиев - менә шул югары интеллектуаль үзаңлы, киң эрудицияле яшьләребезнең берсе. Бу көннәрдә генә Айнур "Ел укучысы - 2011" конкурсы...
Районда белемле, төрле фәннәрне тирәнтен үзләштерергә сәләтле балалар аз түгел. Аларның Россия, республика күләмендә уздырылучы бәйгеләрдә Зәй данын кыю яклавы белән без чын-чынлап горурланабыз.
Татар гимназиясенең XI сыйныф укучысы Айнур Галиев - менә шул югары интеллектуаль үзаңлы, киң эрудицияле яшьләребезнең берсе. Бу көннәрдә генә Айнур "Ел укучысы - 2011" конкурсы җиңүчесе буларак билгеләнде. Аңа район башлыгы Татьяна Воропаева һәр эштә, укуда алдынгы булуы өчен махсус статуэтка тапшырды.
Айнур яшьтәшләре арасында төгәл фәннәрне дә, гуманитар фәннәрне дә тиз үзләштерүе белән кече сыйныфлардан ук аерылып тора. «Бишле» билгеләренә генә укучы егет көндәлек дәресләргә әзерләнү өстенә, төрле дәрәҗә фән олимпиадаларында катнашуга да зур игътибар бирә.
- Олимпиадаларда катнашуны мин башка район, төбәк укучылары арасында үземне сынап карау дип исәплим. Шулай ук мондый сынауларда уңышка ирешү белем дөньясына булган кызыксынуны тагын да арттыра, яңа, катлаулырак темаларны өйрәнүгә этәрә, - ди ул.
Әнисе Алия ханым улының кечкенәдән кызыксынучан, хәтеренең яхшы булуын, хәтта хәреф өйрәтеп утыру да кирәк булмавын әйтә. Әти-әнисе олы кызлары Чулпан белән шөгыльләнгәндә Айнур үзлегеннән башлангыч сыйныфлар өчен дәрес биремнәрен чишәргә өйрәнә. Тиз "эләктерү" сәләтен аңлаган әтисе Илдар аның белән ныграк шөгыльләнә башлый. Бала беренче сыйныфта минутка 91 сүз укый. VI сыйныфтан Айнур Галиев фән олимпиадаларының район турында катнаша башлый. Беренче мәртәбә ул рус теленнән III урын ала. Аннан соңгы елларда да ул рус теле, физика, астрономия буенча аеруча ныклы белемле булуын дәлилли. IX сыйныфтан Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабында призлы урыннар яулый. X сыйныфта республика данын яклап, астрономия буенча Анапада уздырылган Россия олимпиадасында катнаша. Айнур менә шушы уңышлары өчен узган уку елында Ринат Фәрдиев исемендәге премиягә лаек булды. 2011 елның 15 декабрендә энергетика буенча мәктәп укучылары арасында үткәрелгән II республика бәйгесендә җиңү яулау аңа Казан дәүләт энергетика университетына укырга керү мөмкинлеге бирде. Шулай ук ул бу уку елында физика, астрономия, рус теле буенча фән олимпиадаларының муниципаль турында I урын алып, хәзер район данын республикада якларга җыена. Кышкы каникуллар вакытында олимпиадаларга әзерләнү максатында, мәктәп укучыларының Кече академиясенә дәресләргә йөрде. Биредә ул үз остазлары дип Анатолий Савин, Фәнил Таймасов, Гөлсинә Мусинаны атый.
Айнур Галиев сыйныфтан тыш чараларда, спорт бәйгеләрендә дә актив катнаша, хәтта шәһәрнең футбол командасында уйнаган, хәзер исә ул татар гимназиясенең баскетбол командасында иң гаярь уенчыларның берсе. Сыйныф җитәкчесе Маргарита Ласточкина укучысының үз-үзенә нык таләпчән булуын, максат куеп эшләвен әйтә, сыйныфташлары арасында хөрмәт казануын ассызыклый.
- Укучым белән чын күңелдән горурланам, киләчәктә аның тагын да зуррак уңышлар яулавына шикләнмим, - ди ул.
Ә Айнурның киләчәккә планнары зурдан. Ул инженер һөнәрен үзләштереп, югары технологияләргә нигезләнгән рационализаторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү турында хыяллана. Хәзердән үк буш вакытларында микросхемалар белән җенләнгән егетнең уй-хыяллары тормышка ашсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев