Иртәгә 25 май. Район-шәһәрнең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Шатлыклы да, дулкынландыргыч та, моңсу да бу мизгел. Ничә еллар буе озата килгән кыңгырау тавышы иртәгә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы мәртәбә чыңлый. Бу чыңлау мәктәп тәмамлап, зур тормышка юл алачак егет-кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп тынгысыз да, җаваплы да, соклангыч та...
Иртәгә 25 май.
Район-шәһәрнең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Шатлыклы да, дулкынландыргыч та, моңсу да бу мизгел. Ничә еллар буе озата килгән кыңгырау тавышы иртәгә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы мәртәбә чыңлый. Бу чыңлау мәктәп тәмамлап, зур тормышка юл алачак егет-кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп тынгысыз да, җаваплы да, соклангыч та булачагын искәртә кебек. Икенче туган йортка әверелгән мәктәп, шаулап-гөрләп узган дәресләр, мөлаем да, таләпчән дә укытучылар, аерылмас дусларга әйләнгән сыйныфташлар белән хушлашу да бу. Ничә еллар буе бер гаилә булып яшәгән балалар белән аерылышу укытучылар өчен дә ямансу да, кыен да.
Район-шәһәр мәктәпләрен быел 240 (187се - шәһәр мәктәпләрен, калганнары - авыллар) укучы тәмамлый, шуларның 25е алтын медальгә дәгъва итә. Калганнар да бик тырыш. Киләчәктә алар район данын аклар, авырлыклар алдында югалып калмас дип ышанасы килә. Аларның теләк-хыялларының тормышка ашуын телибез.
Хәерле юл, сезгә укучылар, максатларга барып җитегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев