Мәгариф һәм тәрбия

Матур эшләребез бар...

Балачак - үзе бер кабатланмас, тылсымлы чор. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тернәкләнә. Нәниләребезгә дә якты кояш, "игелекле туфрак" кирәк. Системалы эш алып баруыбыз безгә мәрхәмәтле, белемле, үзенең тарихи һәм мәдәни тамырларын яхшы белгән шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә. Безнең төп бурычыбыз - ата-аналар белән...

Балачак - үзе бер кабатланмас, тылсымлы чор. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары - яңа шәхесләр тернәкләнә. Нәниләребезгә дә якты кояш, "игелекле туфрак" кирәк. Системалы эш алып баруыбыз безгә мәрхәмәтле, белемле, үзенең тарихи һәм мәдәни тамырларын яхшы белгән шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә.

Безнең төп бурычыбыз - ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Ә бәхет төшенчәсе күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, матурлык тудыруда катнашуында да, кешеләрне һәм үзен яратуында да чагылыш таба. Шушы максатны тормышка ашыру өчен бакчабызда төрле чаралар, күргәзмәләр, конкурслар, кичәләр, ярышлар оештырыла. Шуларның берничәсе белән сезне дә таныштырып китәбез.

Тел ачкычы, иман биргән,

Сөекле туган телем!

Шундый баш астында иң оста татар телен белүче бәйгесе узды. Балалар саф татарча сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Бәйгедәге уйнаган дидактик уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият һәм мәзәкләр балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип өмет итәбез. "Иң оста татар телен белүче" исеменә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында - Румия Бәширова, зурлар төркеменнән Резидә Шәйхетдинова лаек булды.

Мондый бәйгеләр бакчабызда бик еш үткәрелә. Чөнки алар уңышка, җиңүгә өмет бирә, төрле киртәләрне җиңеп чыгарга өйрәтә. Бала үз-үзен тәкъдим итәргә, бәяләргә өйрәнә, тәҗрибә туплый, ягъни мөстәкыйль була ала. Бәйгеләрдә катнашкан балалар, үз яшьтәшләреннән аермалы буларак, вакчылланмый, ягъни алар ниндидер вак-төяк уңышсызлыкларга игътибар итми башлый. Уңышсыз чыгышлар да сабыйның холкын ныгыта, аңа үзендәге яңа якларны ачарга мөмкинлек бирә. Ата-аналар арасында бала җиңелсә, аның күңеле җәрәхәтләнер, дип уйлаучылар да бар. Шуны онытмаска кирәк, уңыш ул җиңү дигән сүз генә түгел, уңыш ул - киртәләрне үтү, үзеңә кирәкле юлны сайлау да. Шулай булгач, ярышларның әһәмияте бик зур

Ф. Әгъзамова,

"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Матур эшләребез бар...
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия