15 ноябрьдә шәһәрнең 2нче мәктәбенә Чаллы язучылары Факил Сафин белән Әлфия Ситдыйкова балалар белән очрашуга килде. Алар янына мине дә чакырдылар. Бәйрәм кичәсен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гомәрова алып барды. Ул кунакларга якын итеп килгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Сүзне беренче булып шагыйрь, язучы Факил Сафин алды. Ул балаларга...
15 ноябрьдә шәһәрнең 2нче мәктәбенә Чаллы язучылары Факил Сафин белән Әлфия Ситдыйкова балалар белән очрашуга килде. Алар янына мине дә чакырдылар. Бәйрәм кичәсен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гомәрова алып барды. Ул кунакларга якын итеп килгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Сүзне беренче булып шагыйрь, язучы Факил Сафин алды. Ул балаларга үзенең шигырь-ләрен укыды, хикәяләрен тәкъдим итте, татар теле һәм аның язмышы турында фикерләрен үтемле итеп җиткерде. Әлфия Ситдыйкова үзенең яңа гына табадан төшкән "Кадерле бүләк" дигән шигырь китабы белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Балалар тын да алмый тыңладылар. Үз чиратымда мин дә чыгыш ясадым. Балалар матур, сәнгатьле итеп шигырьләремне сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр, шигърият турында сораулар бирделәр. Шигырь язарга сезне кем өйрәтте, шигырь кайчан туа? Беренче шигырегезне кайчан, ничә яшьтә яздыгыз? Менә шундыйрак һәм башка бик күп сораулар яудырдылар. Мин булдыра алганча җавап бирергә тырыштым. Бер кыз, Мөнир бабай, безнең мәктәп турында да шигырь язарсыңмы, дип сорап куйды. Аңа тырышып карармын, әдәбият бакчасының ишеген ача алсам, дидем. Аның ишекләре теләсә кемгә ачылмый шул.
Билгеләнгән вакыт бик тиз узып та китте. Балалар белән җылы гына саубуллаштык, соңыннан барыбыз бергә фотога төштек, чәй өстәле янында серләшеп утырдык. Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова миңа истәлек итеп үзләренең быел гына нәшер ителгән китапларын бүләк иттеләр. Балаларга "Көмеш кыңгырау" газетасын бүләккә биреп, аңа язылырга чакырдылар. Бу матур очрашу турында "Көмеш кыңгырау" битләреннән укырсыз, безне искә алырсыз, чакырсагыз тагын килербез, дип, Чаллыга юл тоттылар. Балалар аларны кул болгап озатып калды.
Истән чыкмыйсыз һич тә
Белем чишмәсенең башы
Мәктәпләрдән башлана.
Монда яши гаделлек,
Беркемгә юк ташлама.
Мәктәп - белем учагы,
Юк пыскып торган чагы.
Рәхим итегез, дуслар, дип,
Җәеп тора кочагын.
Сезне күргәч искә төште
Минем дә балачагым.
Сезнең янга, дусларым,
Килермен әле тагын.
Сезнең янда булган чаклар
Матур төш кебек кенә.
Сезне сагынып, дусларым,
Җыр язам әле менә.
Белем үрләренә таба
Гүя очып барасыз.
Шигырь язучы бабай дип,
Мине искә алырсыз.
Укылмаган китап кебек,
Сезнең барыр юлыгыз.
Ак юллар телим сезгә,
Бик бәхетле булыгыз!
Мөнир Талипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев