"Мәгариф " өстенлекле илкүләм проекты кысаларында иң яхшы укытучыларны ачыклау дәвам итә. Быел Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән Татарстанның иң яхшы укытучыларын бүләкләү өчен федераль бюджеттан 5,6 млн сум субсидия бүленгән, ягъни республика күләмендә игълан ителгән бәйгедә җиңүче 28 педагог 200әр мең сум акчалата бүләк алачак. Безнең районнан грантка 10...
"Мәгариф " өстенлекле илкүләм проекты кысаларында иң яхшы укытучыларны ачыклау дәвам итә. Быел Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән Татарстанның иң яхшы укытучыларын бүләкләү өчен федераль бюджеттан 5,6 млн сум субсидия бүленгән, ягъни республика күләмендә игълан ителгән бәйгедә җиңүче 28 педагог 200әр мең сум акчалата бүләк алачак. Безнең районнан грантка 10 укытучы дәгъва итә. Кичә шәһәрнең 2нче мәктәбендә аларны киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында тыңлаулар үтте. Утырышны районның "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру советы рәисе, район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды.
- Укытучыларыбызның менә шундый зур бәйгеләрдә елдан-ел күбрәк катнашуы сөендерә. Бу педагогның белем бирү дәрәҗәсе үсә бару, үз-үзенә максат куеп эшләве турында сөйли. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр арасында авыл мәктәпләре укытучылары да булуы яхшы. Без һәр педагогка уңышлар телибез ,- диде ул, җәмәгать тыңлауларын ачып җибәреп.
Укытучылар - Гөлия Егорова (2нче мәктәп), Люция Хәбибрахманова (5), Ирина Мөхәмәтшина (Түбән Биш ), Земфира Мирсәетова (Түбән Биш), Наталья Кочетова (Ал. Бистәсе), Римма Әхмәтвәлиева (7), Ирина Гладких (7), Вера Захарова (4), Роза Гостенова (4), Валентина Потупчик (4) тыңлауларда үз-үзләрен тәкъдим итте, эш юнәлешләре, белем, тәрбия бирү методикасы белән таныштырды, яулаган уңышларын бәян итте. Укытучының эш күрсәткече, әлбәттә, укучының белем дәрәҗәсе белән билгеләнә. Чыгышлар барышында экранда аларның укучыларының фән олимпиадаларында, республика, Россиякүләм бәйгеләрдә яулаган урыннары күрсәтелде. "Иң яхшы укытучы" бәйгесендә көч сынашырга әзерләнүчеләрнең барысы да диярлек сыйныф җитәкчесе вазифасын да башкара. Шуңа күрә балаларга тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлек тә киң чагылдырылды. Мәсәлән, Гөлия Егорова рус теле һәм әдәбияты укыта, VIII сыйныф җитәкчесе, 23 еллык хезмәт стажына ия. Ул үз укучыларында толерантлык тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Хәбибрахманова 32 ел эшләү дәверендә бик күп баланың икенче әнисенә әверелгән. Ул һәм аның укучылары яулаган җиңүләрнең исәбенә чыгу да авыр хәтта. Шулай ук быел Түбән Биш авылы мәктәбенннән берьюлы ике укытучы акчалата бүләккә дәгъва кыла. Ирина Мөхәммәтшина - 25 , Земфира Мирсәетова 23 ел хезмәт стажына ия укытучылар. Ирина 2011 елда "Ел сыйныф җитәкчесе" номинациясендә "Иң яхшы укытучы" грантына лаек булган, ә Земфира -- "Ел укытучысы-2012" район бәйгесе финалисты. Ал. Бистәсе авылы мәктәбеннән Наталья Кочетова балаларга тарих һәм җәмгыять белемен инде 24 ел укыта. Соңгы елларда аның укучысы Иван Сахуриев район фән олимпиадасында җиңү яулап, республикада район данын яклый. 7нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Әхмәтвәлиева нәтиҗәле хезмәте белән аерылып тора. Узган уку елында аның укучысы республика фән олимпиадасында 100 бал җыйды. Әлеге мәктәптән Ирина Гладких укучыларының да Россия бәйгеләрендә катнашуы бәян ителде. Ә 4нче мәктәп өч укытучысын тәкъдим итте . Алар - барысы да мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекләре өчен зур бәя алган, нәтиҗәле эшләре белән билгеле педагоглар. Тыңлаулар ахырында мәгариф идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Гөлчәчәк Галимова , барлык педагогларның да акчалата бүләккә һичшиксез лаек булуын азсызыклады. Алга таба да уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев