Мәгълүм булганча, һәр айның соңгы якшәмбесендә мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә «Ял көне» клублары эшли. Быел алар Мәдәният елы кысаларында уздырыла. Агымдагы елның беренче чарасы һәр урында бик җанлы, төрле милли уеннар белән оештырылды. Шәһәрнең коррекция мәктәбендә аны рус халык традицияләренә нигезләнеп, "Зимушка-зима" бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Әлеге милли бәйрәм элек,...
Мәгълүм булганча, һәр айның соңгы якшәмбесендә мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә «Ял көне» клублары эшли. Быел алар Мәдәният елы кысаларында уздырыла. Агымдагы елның беренче чарасы һәр урында бик җанлы, төрле милли уеннар белән оештырылды.
Шәһәрнең коррекция мәктәбендә аны рус халык традицияләренә нигезләнеп, "Зимушка-зима" бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Әлеге милли бәйрәм элек, кышкы салкын, кояшлы көнне сайлап алып, хәрәкәтле уеннар белән оештырылган. Мәктәп ишегалдына җыелучы балалар, укытучылар, әти-әниләр дә көн салкын дип тормады. Анда 80гә якын кеше катнашты. Төрле уеннарны әкият геройлары - Кар патшабикәсе, Кар бабай, шамакайлар оештырды. Балалар кар йомарламын ераккарак атуда, командаларга бүленеп Кар бабай ясауда, бер-берсен чанага утыртып узышуда, чаңгы киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда көч сынаштылар. Һәр уеннан соң Кар патшабикәсе җитезләрне күчтәнәчләр белән сыйлады.
Ярышлар җыр-бию белән аралашып барды. Көн салкын булуга карамастан, битләре алсуланган балалар тирләп-пешеп күңел ачты. "Зимушка-зима" бәйрәмен үткәрү коррекция мәктәбендә матур традиция булып сакланып, ел саен оештырыла. Аны үткәрүне укытучы Тамара Попова башлап җибәргән. Хәзер инде лаеклы ялда булуына карамастан, ветеран укытучы бәйрәмдә бу юлы да бик теләп катнашты.
- Салкын һавада балалар хәрәкәтле уеннарда чыныга, шулай ук ул рус халкы традицияләрен яңарту, аны яшь буынга сеңдерү максатын да күздә тота. Аны һаман да менә шулай күркәм төстә дәвам итүләренә мин бик шат, - ди ул.
Соңыннан теләүчеләрне Петр Тазов үзенең атлы чанасына утыртып урам әйләндерде.
«Ял көне» клубы татар гимназиясендә татар халкының милли уеннарын кулланып уздырылды. Биредә укытучылар Фаина Сабирҗанова һәм Рамил Фаршатов спорт залында малайлар һәм кызлар командалары катнашында "Күңелле эстафета" ярышлары үткәрде. Анда аркан тартышу, капчык киеп, көянтә-чиләк белән йөгерү, таяк тартышу һ.б. ярышлар оештырылды. VI "Б" сыйныфы укучысы Диана Минһаҗева милли уенлы мондый ярышларның аеруча җанлы үтүен, яшьтәшләренең анда теләп катнашуын әйтте.
- Тагын да күңеллерәк булсын өчен сыйныфташларыбыз белән әби-бабаларыбыздан без белмәгән нинди уеннарны уйнауларын белешергә сүз куештык. Киләсе "Ял көне" клубында гимназиядә "Аулак өй" уенын уйнарга җыенабыз, - ди Диана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев