Халыкара туган тел көне уңаеннан 2нче мәктәптә "Тел кешене дус итә" дип аталган кичә узды. Анда район-шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты. Чараның максаты - туган телне саклау, үстерү. Кичәдә туган телгә хөрмәт, мәхәббәт, аны саклау-үстерү кирәклеге кызыл җеп булып сузылып барды. Анда Кабан-Бастрык, Түбән Биш, 2, 3, 8нче мәктәпләр, татар гимназиясе...
Халыкара туган тел көне уңаеннан 2нче мәктәптә "Тел кешене дус итә" дип аталган кичә узды. Анда район-шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты. Чараның максаты - туган телне саклау, үстерү. Кичәдә туган телгә хөрмәт, мәхәббәт, аны саклау-үстерү кирәклеге кызыл җеп булып сузылып барды. Анда Кабан-Бастрык, Түбән Биш, 2, 3, 8нче мәктәпләр, татар гимназиясе укучылары чыгыш ясады. 2нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Регина Ахунҗанова бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен өч - инглиз, рус, татар телләрендә аһәңле итеп сөйләде. Кабан-Бастрыктан Алинә Дмитриева башкаруында татар җыры һәм шәрык биюе алкышларга күмелде. Кичә катнашучыларның "Туган тел" җырын башкаруы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев