Соңгы елларда ил, республика хөкүмәте, район җитәкчелеге тарафыннан белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә аеруча зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә зур үзгәрешләр бара. Чөнки безнең киләчәктә яшәү рәвешебез, икътисадыбыз яшь буынны ни дәрәҗәдә белемле, тәрбияле итеп үстерүдән тора. Монда беренче чиратта мәктәпнең роле зур. Шәһәр-районда мәгариф торышына карата зәйлеләр фикерен белү...
Соңгы елларда ил, республика хөкүмәте, район җитәкчелеге тарафыннан белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә аеруча зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә зур үзгәрешләр бара. Чөнки безнең киләчәктә яшәү рәвешебез, икътисадыбыз яшь буынны ни дәрәҗәдә белемле, тәрбияле итеп үстерүдән тора. Монда беренче чиратта мәктәпнең роле зур. Шәһәр-районда мәгариф торышына карата зәйлеләр фикерен белү өчен без, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, «Мәктәп - әти-әниләр күзлегеннән» дигән темага сораштыру үткәрдек.
Гүзәлия Хәсәнова:
- Безнең гаиләдә ике кыз бала үсә. Алар икесе дә 4нче мәктәптә белем ала. Зурысы - VII, кечесе I сыйныфта укый. Елдан-ел уку-укыту программалары катлаулана бара. Бу хакта үзара фикер алышуларда да еш бәхәсләр туа. Әмма без - 1990 еллар башында мәктәп тәмамлаган буын белән хәзерге буынны чагыштырып булмый. Безнең өчен катлаулы тоелган дәрес программалары балаларга җиңел бирелә дип саныйм. Чөнки югары технологияләрне балалар кече яшьтән үзләштерә. Замана яшьләренең укуга, белем алуга кызыксынуын тагын да арттыру өчен программаларга алар белмәгән, әмма белергә теләгән әйберләрне акрынлап кертү кирәк. Шулай ук соңгы елларда спорт, хезмәт белән тәрбияләүгә мәктәптә җитди игътибар бирелүе сизелә. Физкультура дәресләренә башлангыч сыйныфларда әллә ни исе китмәгән зур кызыбыз, хәзер төрле спорт ярышларында катнашу теләге белән янып йөри, яңа чаңгыларда шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылды, хезмәт дәресләрендә кул эшләренә өйрәтү дә яшь кешене тормышка әзерләүнең бер өлеше булып тора. Баланы бер юнәлештә генә түгел, төрле яклап активлаштыра баруга мин шәхсән шат.
Раилә Талипова:
- Мин - Югары Мәлем мәктәбенең ата-аналар комитеты рәисе. Җыелышларда без мәктәптә белем бирү сыйфаты, техник базаның ныгытылуына кагылышлы мәсьәләләр турында еш сөйләшәбез. Мәктәбебездә "Мәктәп + бакча" программасы кысаларында балалар бакчасы ачылуга ата-аналар бик сөенде. Чөнки башлангыч сыйныфка әзерлекле булып укырга кергән бала белән өйдән парта артына килеп утырган бала арасында аерма зур. Бакчада әзерлек үткән сабыйга мәктәп программасын үзләштерү күпкә җиңел бирелә. Бүген ата-аналарны борчыган проблема - ул мәктәпнең искерүе. Үзәк матбугаттан укып белүебезчә, тиздән республика программасы кысаларында мәктәпләрне төзекләндерү эшләре башланачак. Алдагы елларда безнең мәктәп тә, әлеге программага кереп, төзекләндерелер дип ышанабыз. Моннан тыш, мәктәпне электрон җиһазлар белән баету бара. Бу көннәрдә генә 3 проектор һәм 2 интерактив такта кайтарылды. Моңа X сыйныфта укучы кызым аеруча сөенде. Чөнки хәзер алар бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә, электрон җиһазларның үзебезнең мәктәптә булуы алар өчен аеруча мөһим. Имтиханнарга әзерләү дигәннән, районда мәктәп укучыларының Кече академиясе оештырылу - белемле яшьләр әзерләүгә зур этәргеч.
Ләйсән Габдриева:
- Минем кызым Югары Шепкә мәктәбендә VII сыйныфта укый. Белем бирү өлкәсендә даими үзгәрешләр булып тора. Дәресләрне тиешле дәрәҗәдә үзләштереп баргач, авырлыгын сизмибез. Кызыбыз яхшы укырга да, сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнашырга да өлгерә. Ата-ананың күңелен баланың уңышлары күтәрә.
Лилия Хафизова:
- Улым татар гимназиясенең XI сыйныфында белем ала. Безгә биредә һәр балага индивидуаль якын килеп эшләү бик ошый, ягъни башлангыч сыйныфта ук укучының кайсы фәннәргә сәләтле булуы ачыкланып, нинди юнәлештә эшләргә кирәклегенә зур игътибар бирелә. Сыйныфтан тыш сәгатьләрдә төрле чараларның ата-аналар белән берлектә оештырылуы гаилә белән мәктәптәге тәрбия эшен берләштерә. Бу гражданлык шәхесен тәрбияләүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе дип исәплим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев