Мәгариф һәм тәрбия

Мәктәпкәчә тәрбиядә иҗат җимешләре

Балачак - кеше гомеренең башлангыч чоры. Бала киләчәктә катлаулы тормыш юлына басу өчен әзерлек дәверен үтә, шәхес буларак формалаша. Шуңа күрә бу чорда баланың хезмәт, физик, акыл һәм сәнгать эшчәнлеген үстерү бик отышлы. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның күп вакыты гаиләдә һәм балалар бакчасында үтә. Гаилә белән балалар бакчасы уртак максатлар куеп,...

Балачак - кеше гомеренең башлангыч чоры. Бала киләчәктә катлаулы тормыш юлына басу өчен әзерлек дәверен үтә, шәхес буларак формалаша. Шуңа күрә бу чорда баланың хезмәт, физик, акыл һәм сәнгать эшчәнлеген үстерү бик отышлы.

Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның күп вакыты гаиләдә һәм балалар бакчасында үтә. Гаилә белән балалар бакчасы уртак максатлар куеп, бердәм эш алып барганда гына югары нәтиҗәгә ирешергә була. Безнең коллективның төп максаты - тәрбия мәсьәләсендә әти-әниләргә ярдәм күрсәтү, алар белән кулга-кул тотынышып хезмәттәшлек итү. Бакчабыз тәрбиячеләре тәрбия һәм белем бирү эшен нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар, баланың үз-үзен тотышын, гадәтләрен, эмоциональ халәтен күзәтү аша, аның омтылышларын, иҗади сәләтләрен үстерүгә булышлык итәләр.

Балаларның буш вакытын дөрес оештыру, аларның табигать биргән сәләтләрен үстерү максатыннан бу уку елында бакчабызда түләүсез түгәрәкләр эшли башлады. Түгәрәк эшләре көннең икенче яртысында һәр төркемдә атнага бер тапкыр тәрбиячеләр тарафыннан үткәрелә. Балалар кул эше, бармак белән рәсем ясау, театр эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Инглиз теленә өйрәтү, шашка һәм шахмат уйнау серләренә төшендерү һәм грамотага өйрәтү кебек түгәрәк эшләре өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бик уңышлы үтә.

"Грамотага өйрәтү балаларның сөйләм культурасын үстерүдә һәм аларны мәктәпкә әзерләүдә бик зур роль уйный," - ди түгәрәкне алып баручы тәрбияче Люция Юнысова.

Түгәрәк эшчәнлеге вакытында балаларның танып белү, фикерләү һәм иҗади сәләтләрен үстерү, фантазияләрен баету өчен уңай шартлар тудырыла. Тәрбиячеләр Тәскирә Вәлиева, Венера Демахина һәм музыка җитәкчесе Гөлназ Ялозюк оештырган театр эшчәнлеге балаларга үз-үзләрен иркен тотарга, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән аралаша белергә булышлык итә, артистлык сыйфатларын үстерә.

Тәрбия һәм белем бирү процессында төп максатыбызның берсе булып балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән хәрәкәт активлыгын формалаштыру өчен шартлар тудыру тора. Бу максаттан чыгып балалар белән яссытабанлылыктан һәм умыртка баганасы кәкрәюдән профилактик күнекмәләр үткәрелә. Түгәрәкне физик тәрбия инструкторы Гөлзирә Шәйхетдинова алып бара.

Бакчабызда оештырылган түгәрәк эшләре дә, башка тәрбия чаралары да балаларны төрле яклап үстерүгә, аларны өлкәннәрнең кадерен белүче, туган җирен сөеп, аның белән горурланучы, әти-әниләренә лаеклы алмаш булып үсүче шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Күңел түрендә өмет чаткылары балкый: тәрбиячеләр куйган хезмәт бушка китмәс, алар чәчкән изгелек орлыклары балалар күңелендә шытып, җимешләрен бирер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мәктәпкәчә тәрбиядә иҗат җимешләре
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия