Мәгариф һәм тәрбия

Һөнәргә тугрылык нәселдән килә

Кичләрен пианино тавышы яңгыраган йорт яныннан сокланып, колак салып үтүчеләр аз түгел. Күбесенчә балалар өчен көйләрне уйнарга яратучы бу шәһәрдәшебезнең хезмәте балалар белән бәйле булуын аңлау авыр түгел. Кем икән ул дисезме? Көндәлек шау-шулы эш сәгатеннән соң үз кичерешләрен музыкаль аһәң аша чыгарырга яратучы, гомеренең 31 елын тәрбияче һөнәренә багышлаган...

Кичләрен пианино тавышы яңгыраган йорт яныннан сокланып, колак салып үтүчеләр аз түгел. Күбесенчә балалар өчен көйләрне уйнарга яратучы бу шәһәрдәшебезнең хезмәте балалар белән бәйле булуын аңлау авыр түгел. Кем икән ул дисезме? Көндәлек шау-шулы эш сәгатеннән соң үз кичерешләрен музыкаль аһәң аша чыгарырга яратучы, гомеренең 31 елын тәрбияче һөнәренә багышлаган Гүзәл Харрас кызы Матрухова ул.

- Бала күңелен аңлау өчен тәрбиячегә сабый яссылыгына төшү кирәк. Ә инде бакчадан өйгә кайтып әни, оныклар әбисенә әверелү, бакча атмосферасыннан чыгу өчен миңа пианино ярдәм итә, - дип елмая Гүзәл ханым. Үз канаты астына алган нәниләрне ул җыр-моң, төрле халыкларның җырлы-биюле уеннары аша тәрбияләүне өстен күрә.

Гүзәл Матрухова - "Алтынчәч" балалар бакчасында эшләүче беренче категорияле тәрбияче. Быел ул нәтиҗәле, тырыш хезмәте өчен "Хезмәт кешесе-2013" район бәйгесе җиңүчесе буларак та билгеләнде. Киләчәк буынны ил, республикабызның ышанычлы гражданнары итеп әзерләү нәкъ менә балалар бакчасыннан башлана. Ә Гүзәл ханым бу эшкә бөтен җаны-тәне белән бирелгән. Хәер, аңа педагоглык орлыклары тумыштан салынган, дисәң дә ялгыш булмас. Аның әтисе Харрас Мостаев - 50 ел гомерен укытучылыкка багышлаган, озак еллар Югары Пәнәче мәктәбе директоры булып эшләгән кеше, әнисе Галия Габдрахман кызы да берничә буынга химия-биологиядән белем биргән. Ата-ана үрнәгендә Мостаевлар гаиләсендәге дүрт кыз да нәкъ менә белем-тәрбия бирү юнәлешен сайлаган.

Гүзәл балалар белән эшләүдән тыш, бүтән һөнәр турында уйлап та карамый. Өч яшьлек вакыттан укырга-язарга өйрәнгән нәни кыз үзеннән бәләкәйләрне укытып уйнарга ярата. Шук күрше малайларын да тыңлата алуына өлкәннәр дә соклана. Ә инде мәктәпне тәмамлауга, ул Чаллы педагогия училищесының мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләү бүлегенә укырга керә. 1983 елда яшь белгеч булып, «Теремкәй" балалар бакчасына эшкә кайта. Аннан 19 ел "Күкчәчәк"тә , хәзер "Алтынчәч"тә эшли.

Гүзәл Матрухова тәрбия эше юнәлешен патриотик рухта алып баруны максат итеп куйган. Аның шәхси проекты да " Халык авыз иҗаты, халык уеннары аша балаларны патриотик рухта тәрбияләү" дип атала. Балаларны да ул үз бакчалары, үзләре яшәгән урам, ишегаллары матурлыгын күрергә өйрәтә, аны чиста тотарга кирәклегенә төшендерә.

- Хәзерге чор балалары үткен, актив булулары белән аерылып тора. Син болай эшлә, дип кенә аларны нәрсәдер башкарырга күндерүе бик авыр, балага аның кызыклы, файдалы гамәл булуын дәлилләп күрсәтергә кирәк, ягъни бала кешегә үзең белән бертигез дәрәҗәдә карарга, теге яки бу мәсьәләне уртага салып сөйләшә белергә кирәк, ди тәрбияче.

Гүзәл Харрас кызы турында хезмәттәшләре дә тәҗрибәле, кызыклы идеяләргә бай педагог, диләр. Бакча тормышын бала өчен күңелле, үзенә тартып тора торган итү өчен тәрбияченең мавыктыргыч шөгыльләрне уйлап табуы мөһим, бу уңайдан Гүзәл Матруховага тиңнәр юк, ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина. Ул "Алтынчәч"тә Гүзәл ханымның хореограф кызы Юлия Хәйруллина белән берлектә эчтәлекле, матур кичәләр әзерләвен ассызыклый. "Бабайга кунакка", "Сәламәтлек - хәзинә" кебек кичәләр шуның ачык мисалы.

Гүзәл Матрухова заманча мәгълүмати- коммуникацион технологияләрне дә нәтиҗәле куллануы белән аерылып тора. Ул үткәргән дәресләрендә мультимедияле материалларны еш куллана һәм балалар мондый дәресләрне яратып, көтеп ала.

Гүзәл ханым төрле бәйгеләргә төркем белән әзерләгән чаралар шәһәр, район күләмендә югары бәя ала. "Яшел ут", "Театраль вернисаж" , "Җиңү салюты" кебек конкурсларда призлы урыннар алу шул хакта сөйли. Тырыш хезмәт эзсез югалмый, төрле дәрәҗә Мактау грамоталары тәрбияченең хезмәт биографиясен бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Һөнәргә тугрылык нәселдән килә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия