Югары Баграж мәктәбендә зур спортта илне таныткан Федор Симашевка белем алган мәктәбендә, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, музей оешып килә. Игелекле эш башында мәктәп директоры Николай Иванов тора, укытучылар аның бу идеясен хуплап, аңа әлеге эшендә һәртөрле ярдәмгә әзер. Кыскасы, уку йорты Федор Петровичны өлге итеп алып, эшчәнлеген "Чемпион эзеннән" проекты...
Югары Баграж мәктәбендә зур спортта илне таныткан Федор Симашевка белем алган мәктәбендә, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, музей оешып килә.
Игелекле эш башында мәктәп директоры Николай Иванов тора, укытучылар аның бу идеясен хуплап, аңа әлеге эшендә һәртөрле ярдәмгә әзер. Кыскасы, уку йорты Федор Петровичны өлге итеп алып, эшчәнлеген "Чемпион эзеннән" проекты буенча алып бара.
Музейның бер ягы Федор Петрович яшәгән авыл өен хәтерләтә. Анда якташның өй җиһазлары, шәхси әйберләре, ярышлардан алган имзалы бүләкләре, аның турында китаплар, матбугат язмалары, фотосурәтләр урын алган. Икенче ягында исә казанышлары, уңышлары, шәкертләре турында сөйләүче стендлар. Музей түрендә Федор Симашевның әти-әнисе.
Югарыбагражлылар Федор Симашев музее булдырып, беренчедән, аның исемен мәңгеләштерсә, икенчедән, яшь буынны якташыбыз үрнәгендә тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев