Мәгариф һәм тәрбия

Осталар ачыкланды

6нчы мәктәптә «Ел укытучысы - 2012» конкурсы узды. Аның районда 21нче мәртәбә оештырылуы. Ул елдан-ел укытучы һөнәренең яңа, кызыклы якларын, осталыкларын ача бара. Конкурсның максаты да - югары һөнәри осталыкка ия, талантлы укытучыларны, аларның ачылмаган мөмкинлекләрен барлау. Бәйгенең беренче туры һәр елдагыча район-шәһәр мәктәпләрендә узды. Укытучылар урыннарда хезмәттәшләренә иҗади эшләр,...

6нчы мәктәптә «Ел укытучысы - 2012» конкурсы узды. Аның районда 21нче мәртәбә оештырылуы. Ул елдан-ел укытучы һөнәренең яңа, кызыклы якларын, осталыкларын ача бара. Конкурсның максаты да - югары һөнәри осталыкка ия, талантлы укытучыларны, аларның ачылмаган мөмкинлекләрен барлау.

Бәйгенең беренче туры һәр елдагыча район-шәһәр мәктәпләрендә узды. Укытучылар урыннарда хезмәттәшләренә иҗади эшләр, портфолиоларын тәкъдим итте, ачык дәресләр күрсәтте. Боларга өстәп, укытучыларның иҗади, инновацион технологияләргә нигезләнеп эшләвенә игътибар ителде.

Бәйгене мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова ачып, финалга узучыларга уңышлар теләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова - жюри рәисе, ә әгъзалары Татарстанның атказанган укытучылары, мәгариф ветераннары Людмила Тулынина, Алла Новикова һ.б.лар иде. Алла Дмитриевна мәгариф бүлеге методисты булып эшләгән, ул "Ел укытучысы" бәйгесенең тәүгесен әле дә хәтерли. Без аны кыска гына вакыт эчендә оештырып үткәрдек һәм әлеге конкурс әле дә истә, диде ул.

Районда "Ел укытучысы" бәйгесендә үзен сынаган педагоглар шактый. Иң мөһиме, конкурс педагогларның иҗади эшчәнлеген үстерә һәм инновацион технологияләр белән эшләүне киңрәк яктырта бара.

Сәхнәгә финалга чыккан укытучылар күтәрелде. Алар - Кабан-Бастрык, Югары Мәлем, шәһәребезнең 2нче мәктәбеннән татар теле укытучылары Людмила Абрамова, Роза Гибадуллина, Айгөл Абдуллина, Урсай мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Галина Ямаева, 6нчы мәктәпнең география укытучысы Лилия Идиятуллина, 4нче мәктәпнең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Алексей Ревин. Айгөл белән Алексей - араларында иң яшьләре.

Финал өлеше өч бәйгедән торды. "Методик семинар" бәйгесендә укытучылар үз фәнен укыту алымнары турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дәресләрдә инновацион технологияләрне куллануларын күрсәттеләр. Роза Гибадуллина фәнен Альберт Яхин методикасы буенча укыта, бер укучысы республика фән олимпиадасында призер булган, ике укучысы "Авылның иң сәләтле 100 укучысы" республика бәйгесе стипендиатлары. Айгөл Абдуллина исә эшчәнлегендә поликультуралы белем бирүне өстенлекле итә. Лилия Идиятуллина география дәресләрендә сәнгать элементларын куллана. «Мастер-класс» бәйгесендә исә укытучылар үзләренең киң аудитория белән үзара элемтә урнаштырудагы осталыкларын күрсәтте. Алар мастер-классны тәрбия нормалары, халык педагогикасы, халык иҗаты, инновацион технологияләргә таянып алып барды. Айгөл Абдуллина аны районда игълан ителгән Милли мәдәният елына багышлады. Алексей Ревин исә залдагыларга сулыш алу гимнастикасы ясатып ял иттерде, сихәтлек өстәде. Спортчының "укучылар" белән эшләү осталыгы, оештыру сәләте көчле. Аның һәр чыгышы мавыктыргыч, кызыклы узды. Соңгы "Сыйныф сәгате" бәйгесе аеруча мавыктыргыч булды. Анда педагоглар "укучылар" белән мөһим булган мәсьәләләрне импровизация рәвешендә тикшерде. Әлеге бәйгедә дә Алексей иң яхшы чыгыш ясаучылардан булды. Ул наркомания проблемасын күтәреп, аның аянычлы нәтиҗәләргә китерүен дәлилләде, залдагыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

Финал ярышының һәр бәйгесе киеренке барды. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Ярыш тәмам. Җиңүчеләр билгеле. Алексей Ревин "Ел укытучысы - 2012" исеменә лаек булды. Ә калганнар төрле номинацияләрдә бүләкләнде.

Алексейны яңа сынау көтә: тиздән район данын "Ел укытучысы - 2012" республика бәйгесендә яклаячак. Ул - беренче категорияле укытучы, педагогик стажы 17 ел. Укучылар аның дәресләренә теләп, яратып йөриләр. Педагог дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итәргә тырыша. Мәктәпнең үз баскетбол, волейбол командасы бар. "КЭС-Баскет" республика мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының төбәк этабында 4нче мәктәп егетләре III урын алды. Алексей мәктәп базасында каратэ-кекусинкай буенча шөгыльләр дә алып бара. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче аның укучылары Владимир Кондратенко, Роман Гладкий, Марат Шәрипов, Дмитрий Лаврентьев, Никита Кузнецов - Татарстан Республикасы, Идел буе федераль округы, Россия беренчелекләре җиңүчеләре, призерлары; Мария Савельева исә Дөнья беренчелеге призеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Осталар ачыкланды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Мәгариф һәм тәрбия